Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Мультфильм карарга бардык

Күптән түгел сыйныфыбыз белән "Җан" ("Душа") мультфильмын карарга бардык...

Күптән түгел сыйныфыбыз белән "Җан" ("Душа") мультфильмын карарга бардык. Ул миңа бик ошады!

Мультфильмның сюжеты мондый. Җыр яратучы бер абыйны квартетта уйнарга чакыралар. Ул бик шатлана. Шулай шатланып аяк астына карамый барганда төзелеш чокырына төшеп китә. Аның җаны һавага оча. Җанның җиргә төшәсе килә, тик бу инде мөмкин булмый...

Бу мультфильм безне тормышның кадерен белергә өйрәтә. Чөнки гомер бер генә. Ул бер мизгел кебек үтә дә китә. Мәфрүзә Фатыхова язганча,

"Тормыш шундый матур бит ул,

Күрә белергә кирәк...

Ләкин, дөнья артыннан куып,

Аны күрүче сирәк..."

Сабир Сәфәров,

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев