Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әнием, бергенәм!

Дөньяда минем иң газиз кешем - ул әнием. Әле ул бик яшь. 35 кенә яшь булса да, ул инде ике бала табарга өлгергән. Берсе - мин, берсе энем Дияз. Әнием бар яктан да килгән, бик тырыш, уңган. Ул укыганда...


Дөньяда минем иң газиз кешем - ул әнием. Әле ул бик яшь. 35 кенә яшь булса да, ул инде ике бала табарга өлгергән. Берсе - мин, берсе энем Дияз. Әнием бар яктан да килгән, бик тырыш, уңган.
Ул укыганда мәктәп сәхнәләрендә чыгыш ясаган, матур итеп җырлаган, физкультураны яраткан, спорт белән шөгыльләнгән.
Ул хәзер дә һәр елны Cабан туенда  кул көрәшендә катнаша. Ел саен беренче урын әниемнеке. Мин дә аңарга охшарга тырышып, бадминтон белән шөгыльләнәм. Район, республика күләмендә призлы урыннар алам.
Әнием бар яктан да булган. Әтием - эштән, мин - мәктәптән, ә энем балалар бакчасыннан кайтуга, ул тәмле ризыклар пешереп куя. Әнием тәмле телле, ягымлы сүзле. Мин үземнең әнием белән горурланам. Аннан да әйбәтрәк кеше юк ул бу дөньяда. Минем әнием иң яхшысы. Мин аны бик нык яратам.

Муллахмәтова Чулпан,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев