Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әнием, кадерлем...

Әниләр көне! Бу бәйрәмне "Сабантуй" укучылары да түземсезләнеп көтә. Әниләрен бәйрәм белән тәбрикләп, безгә кочак-кочак хатлар юллыйлар. 

Сизәсезме, һавада тәмле коймак исе бөтерелә. Абыйлы-сеңелле Азат белән Дилбәр бик мөһим бәйрәмгә коймак пешерергә өйрәнә. Нинди бәйрәм, дисезме? Әлбәттә, Әниләр көне! Бу бәйрәмне "Сабантуй" укучылары да түземсезләнеп көтә. Әниләрен бәйрәм белән тәбрикләп, безгә кочак-кочак хатлар юллыйлар. 

Шундый хатларның берсе – Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Каурый каләм”түгәрәгенә йөрүче укучылардан килгәне белән сезне дә таныштырабыз.

 

Әнием!

Әни – дөньяда иң кадерле кеше. Минем әниемнең исеме – Чулпан. Ул бик уңган. Әнием тәмле ашлар, камыр ризыклары пешерә, кул эшләрен бик яратып эшли, матур-матур гөлләр үстерә.

Ул безне ялкауланмаска, хезмәт сөяргә, башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтә.

Әниемә озын гомер, сәламәтлек, әтием белән тигезлектә яшәүләрен телим.

Зилә Хуҗина,

5 нче сыйныф укучысы

 

Йөрәккә якын исем

“Әни!”, – дип эндәшә алу – зур бәхет ул. Мин бик бәхетле, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, иркәләп эндәшүче кадерле әнием бар.

Мин әниемә бик рәхмәтлемен!

Муса Мөхәметдинов

5 нче сыйныф укучысы

 

Рәхмәт сиңа, әнием!

Һәркемгә үз әнисе – дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да шулай. Телем “әннә” дип ачылган.

Һәр көн саен мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралаган була. Әниемнең мин җавап таба алмаган сорауларга җавабы әзер.

Газиз әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.

Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Әнием! 

Илиза Сәетгәрәева,

5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев