Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әнием минем

Әниләр көнен каршылап

Әнием

Син дөньяда безнең өчен

Берәү генә, бер генә.

Һәрчак синең йөзләреңдә

Елмаю, нур бөркелә.

 

Кем пешерә тәмле ашлар,

Өчпочмаклар, бәлешләр?

Синнән башка, әнекәем,

Бу эшләрне кем эшләр?!

 

Өебезнең нуры – әнием,

Бар эшкә дә өлгер син.

Ходаема рәхмәт әйтәм,

Озын гомерләр телим.

 

Бар нәрсәгә өйрәтәсең

Олы сабырлык белән.

Рәхмәтләр әйтеп тәбриклим,

Әниләр көне белән!

Айназ Исламхуҗин,

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

 

Әнием – бердәнберем

Иртән йокыдан уята,

Әниемнең куллары.

Бервакытта сызламасын

Аның аяк-куллары.

 

Тәмле ашлар пешерүче,

Иркәләп йоклатучы.

Мәктәпкә озатып калып,

Кабат каршы алучы.

 

Әни өйдә һәрчак булсын,

Гөлләребез чәчәк атсын.

Җылы өйдә, җылы караш,

Һәрвакыт булып торсын.

 

Әниебезнең йөзенә,

Китермәбез кызыллык.

Без биш бала, бишебезнең

Девизыбыз – тырышлык.

Таңсылу Локманова,

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

 

Әниемнең күзләре

Бу дөньяның бөтен ямен күрәм

Әнкәемнең матур күзләреннән.

Яшәүгә көч, җанга өмет алам

Тик әнинең алтын сүзләреннән.

 

Бары бер көн аны күрми торсам,

Йөрәгемне баса моң-сагыш.

Әниемнең төпле киңәшеннән,

Аермасын иде бу язмыш.

 

Бер көн килеп, туган-үскән йорттан

Канат кагып очып китәрмен.

Озак түзә алмам аннан башка,

Сагынып кире кайтып җитәрмен.

 

Кая гына барсам, нишләсәм дә,

Тик әнием булыр күңелдә.

Киләчәктә бездән хөрмәт күреп,

Яшә, әни, гомер-гомергә!

Юлия Муллахмәтова,

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең 6 нчы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев