Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әнкәм теле – туган телем

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Әнкәм теле – туган телем

Кечкенәдән телем ачылган бит,

«Әннә» һәм «әттә» диеп.

Тирбәлеп үстем бишектә,

Туган телемне сөеп.

Юаткычлар,бишек җыры көйләп,

Үстерделәр җылы кочакта.

Әти-әни, әби-бабам теле

Күңелемә сеңде шул чакта.

Югалмасын, онытылмасын иде,

Татар телем – минем үз телем.

Халкым һәрчак горурлансын иде,

Татарлыгы белән иң  элек!

Әминә Исламова,

Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

 

***

Татар теле – туган телен,

Беләм мин балачактан.

Беләм татар шигырьләрен

Күпмесен инде яттан.

 

«Әти», «Әни», «туган илем»...

Өйрәндем шушы телдә.

Күпме сүзләр тагын беләм,

Онытырлык түгел дә.

 

Вакыт җиткәч, «сөям» дип тә,

Әйтермен шушы телдә.

Туган телне – татар телен

Яратсыннар һәркем дә.

Гадел Исламов,

Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәтәбенең 8 сыйныф укучысы

 

Бәхет

Мин бәхетле, чөнки минем

Туган телем, динем бар.  

Күңелле балачак өчен

Аяз күкле илем бар.

 

Әтием бар, әнием бар,

Туганнарым янымда.

Туган илгә мәхәббәтем

Сеңгән анам карнында.

 

Милләтем бар абруйлы,

Горур йөрткән атым бар.

Гасырлардан беркемгә дә

Тез чүкмәгән халкым бар.

 

Тынычлык телим

Туган телем – татар теле,

Милләтем татар минем.

Атам-анам, туганнарым,

Дусларым татар минем.

 

Татар булуым белән мин

Горурланамын шул чак.

Туган илем күгендә

Тынычлык булсын һәрчак!

Самат Рахматуллин, 

Актаныш муниципаль районы,

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

 2 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы

 

Туган телем – назлы телем!

Кем ярата туган телен,

Ярата туган илен.

Тарар теле – туган телем,

Киләчәк, шатлык гөлем!

 

И, мөкатдәс, Туган телем!

Югалтмыйча саклыйм сине.

Үз телемдә телем ачтым,

Үз телемдә иман иңде.

 

Әни кебек назлы бит ул,

Минем газиз туган телем.

Күкрәк сөте аша күчкән,

Аннан гыйлем, аннан белем.

 

Нинди шатлык, зур бәхет ул

"Мин татар!" – дип әйтү җирдә.

Гүзәл чәчәк кебек үссен,

Су сибик без назлы телгә!

Илүзә Галимова,

Әгерҗе районы, Девәтернә мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

 

Туган телем

Туган телем – минем горурлыгым,

Әниемнән изге хәзинәм.

“Әннә” диеп телем ачылган бит,

Һәм онытмам аны гомергә.

Күңелеңдә булса туган телең,

Һич бернәрсә оныттыра алмый.

Рус мәктәбе, рус дусларың да,

Сиңа бер дә киртә булалмый.

Оялмыйм да, һич кыенсынмыйм да,

Рәхәтләнеп сөйлим татарча.

Күңелем әрни күреп күп вакытта –

Ике татар сөйли урысча.

Кызганып та куям андыйларны,

Ничек була шулай эшләргә?

Үз телеңне, милләтеңне онытып,

Башка телдә генә сөйләргә?

Мәдәният өлкәсендәгеләргә

Үпкәләп тә куям кайвакыт.

Сәхнәләрдә татарча җырлыйлар,

Сәхнә арты русча күп вакыт.

Үзара да русча сөйләшәләр,

Горурлык дип, бәлки, уйлыйлар?

Үз телләрен бозып, башка телдә

Сөйләшүдән һич тә туймыйлар.

Сөйләшәм дә, җырлыйм, уйлыйм да мин,

Үзебезчә – һәрчак татарча.

Татар илендә,татар гаиләсендә туып,

Булмаячак һич тә башкача.

Еллар үтәр, мәктәпне тәмамлап,

Олы юлга аяк басарбыз.

Телебезне, милләт, динебезне,

Оныкларда саклап калырбыз.

Анжела Захарова, Язгөл Фәйзрахманова,

Бертуган Максудилар исемендәге  Биектау 5 нче номерлы гомуми урта белем мәктәбе укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев