Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«САБАНТУЙ» ПОЧТАСЫ: Без – тыныч ил балалары

Балаларның шатланганынИшетсен җыр, тыңласын җир,Балаларның көлүеннәнБеркайчан да тынмасын җир.Балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә,...

Балаларның шатланганын
Ишетсен җыр, тыңласын җир,
Балаларның көлүеннән
Беркайчан да тынмасын җир.
Балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Менә шушы балачак мизгелләрен мәңге онытылмаслык, хәтердә калырлык итеп үткәрү максатыннан Яңасала авыл җирлегендә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан барлык мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре ике авыл (Каенсар һәм Яңасала) балаларын бергә җыеп матур итеп бәйрәм оештырдылар. Ник оештырмаска, аларның бит хәзер бергә җыелып очрашу, төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен парклары бар.


Көнен дә нәкъ балаларга Ходай Тәгалә бүләк өчен биргән кебек булды. И, рәхәтләнде соң сабыйлар уйнап. Бакчадагы балалар мәйданчыгында уйнап туйгач, апалары аларны мәйданга дәште. Ә анда тамаша... Нинди генә уеннарда катнашмады балалар: чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә сикерделәр, боҗрага туп та аттылар, аркан да тарттылар. Уйнаган уеннарны санап бетерерлек кенә түгел.
Ә китапханәче Фәридә апалары балаларны “Әдәби мәйдан”га дәште. Нәни дуслар өчен никадәрле яңа, матур китаплар кайткан икән бит авыл китапханәсенә. Ул аларны җәй буе укырлык матур әдәбият белән таныштырды, китапханәгә кунакка дәште.
Нәни дуслар бик күп көч куеп төрле бәйге-ярышларда катнашкач арып та, талчыгып та киткәннәр, яшел җәйләүдә табын корып җибәргәч и куаныштылар инде сабыйлар. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!










Арча районы Яңасала авылы китапханәсе хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев