Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«САБАНТУЙ» ПОЧТАСЫ: «Иң-иң»нәр бездә дә бар!

1 июнь – Балаларны яклау көне. Нәкъ шушы көнгә без бик зур өметләр баглаган идек. Җәйнең беренче көне булгач, кояш, җылы һава торышы көткән идек. Ләкин кояш ул көнне безнең күңелләрдә һәм балалар күзл...

1 июнь – Балаларны яклау көне. Нәкъ шушы көнгә без бик зур өметләр баглаган идек. Җәйнең беренче көне булгач, кояш, җылы һава торышы көткән идек. Ләкин кояш ул көнне безнең күңелләрдә һәм балалар күзләрендә генә балкый иде. Бу көн уңаеннан Түбән Мәтәскә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Лучше всех” безнеңчә” исеме астында матур бәйрәм оештырды.

Авылдагы балалар шәһәр балаларыннан кайсы җире белән ким? Шушы сорау гел башымда торды. Ләкин бу көнне аңа мин җавап тапты: бер җире белән дә түгел. Шул ук ике кул, ике аяк, өмет тулы күзләр, энҗе тешләр... Ә менә сәләт ягына килгәндә, бераз уздырып та җибәрәләр бугай! Моңа инанырга була иде.
Берсе артыннан берсе балалар чыгышын карый башладык. Иң беренчесе үк шаккатырды: Әдилә сәхнәгә чегән киеменнән алтын медаль-кубоклар тотып керде. Биергә ярата, ә йөзүдә күпме уңыш. Барысына да өлгерә, әле сеңлесен дә карарга булыша икән. Алда – тырыш авыл егетләребез Айзат белән Әлфис. Сүзгә тыйнак булсалар да, кул эшенә бик оста алар: агачтан ни генә ясамыйлар. Ә Рүзинә, Гүзәл һәм Зәринәгә генә күз сал – ничек матур итеп шигырьләр дә сөйлиләр, әле тагын кул эшләренә дә вакыт табалар. Идәннән ут чыгарып биеде Айгизә, ә нәфис гимнастика ясап йөрәкләрне таң калдырды кечкенә Ралинә. Туризм түгәрәгенә йөреп, бауда төрле төеннәр бәйләп күрсәтте безгә Әмир, ә йолдызыбыз Гүзәл бу “бәйрәм торт”ының өстендәге чиясе булды. Инде ТНВ телеканалының “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә чыгыш ясаган “Мин яратам җырларга” композициясе белән күңелләргә тагын да күбрәк җылы өстәде дисәм дә ялгыш булмас.

Менә инде 10 катнашучыбыз медальле һәм бүләкле булды. Ә бит безнең тамашачыларыбыз арасында да сәләтлеләр күп булган икән. Алар – мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар. Шуларның иң кыюсы, 6 яшьлек Гөлфинә, сәхнәгә чыгып, безгә шундый матур шигырь бүләк итте һәм лаеклы “Лучше всех” медален алды.
Һәрбер бала сәләтен үстерүгә лаеклы, ә шәһәрдә туганмы ул, авылдамы –анысы мөһим түгел. Чөнки аларны бер әйбер берләштерә: алар – балалар, димәк, безнең киләчәгебез. Киләчәк якты һәм матур булсын өчен, бездән соңгы буынны үстерә, эчендә булган сәләтләрен ача белергә кирәк. Бу эш, әлбәттә, хөрмәтле укытучыларга һәм әти-әниләргә йөкләнә. Сезгә көч, тырышлык һәм сабырлык телибез!

Бу көнне балаларның күзенә карасаң, шатлык күрергә була иде. Кечкенә дусларыбызның күңелләрендә дә шул шатлык ялкыны сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.
Зөлфия Хасанова,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 класс укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев