Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасы: Хуш киләсең, Нәүрүз!

Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер – дога кылабыз,Аш – сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбәрәкбад.Бүген Арча районы Каенсар авылында Язны каршы алу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бөтен дөньяга зә...


Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер – дога кылабыз,
Аш – сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад.


Бүген Арча районы Каенсар авылында Язны каршы алу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бөтен дөньяга зәңгәр күктән кояш үзенең җылы нурларын сипте, урамнар буйлап гөрләвекләр акты, сайрар кошлар моңлы җырларын сузды, җир йөзенә Яз кызы - гүзәл Нәүрүзбикә тәүге адымнарын ясады.
Каенсар “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче нәниләр яз килүгә бик шатландылар, куандылар, такмаклар әйтә-әйтә язны мактадылар, кояшка сәлам бирделәр. Ә инде каршыларына бик арыган, таушалган, талчыккан Кыш бабай килеп чыккач, куркуга да калдылар. Әле бит Кыш бабакайлары Язбикәгә бирешергә теләми икән ләбаса. И, китте ярыш, и, китте узыш....
Ләкин Яз гүзәле Нәүрүзбикә җиңеп чыкты шул бабакайны. Нәүрүзбикә остарак та, тапкырырак та, шуграк та булды. Ә Кыш бабай барыбер бирешергә теләмәде. Яз кызы бабакайны хәйлә белән булса да җиңде. Бабакайның балалар белән хушлашмый башка чарасы калмады. Алар белән хушлашып, буш капчыгын асып, суык якларга китеп барды бабакай. Аннан соң нәни дуслар Нәүрүзбикә белән төрле-төрле бәйгеләр оештырдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан кайнар коймактан авыз итеп тәмләп чәй эчтеләр.

Фәридә Альберт кызы Борһанова, Яңасала авыл китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев