Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасы: «Әни» дигән олы сүз бар»

“Әни” дигән олы сүз бар,“Әни” дигән җылы сүз бар.Шуны онытма, бала:Синең агачың – Ана!(Ленар Шәех)Әниләр көне – бигрәк матур бәйрәм. Чөнки һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Ходай барысына да...

“Әни” дигән олы сүз бар,
“Әни” дигән җылы сүз бар.
Шуны онытма, бала:
Синең агачың – Ана!
(Ленар Шәех)



Әниләр көне – бигрәк матур бәйрәм. Чөнки һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Ходай барысына да үзе өлгерә алмый, шуңа күрә аналарны яраткан. Безнең барыбызның тамыры бер – Ана! Әни – бу әйткән иң беренче сүз. Җир йөзендәге иң матур сүз ул – Әни! Ул дөньядагы барлык телләрдә ягымлы яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар.
Күзкәй авылы китапханәсендә узган “Әни” дигән олы сүз бар” дигән чара кадерле әниләргә багышланды. Бу чарага – китапханәнең даими китап укучылары, урта мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Инзилә Маннуровна һәм Рәфилә Рәкыйповна) килгән иде. Укучылар китапханәгә килгән кунакларга: әниләргә һәм әбиләргә багышлап бик матур шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Үз куллары белән ясалган бүләкләрен дә тапшырдылар. Соңыннан барыбыз бергә “Әни кирәк” җыры белән бәйрәмебезне тәмамладык, әниләребез гомере матур җырга тиң булсын, дигән теләктә таралыштык.

 Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы, Күзкәй авылы, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев