Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Бакчабызда - Җиңү бәйрәме!

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Без дә үзебезнең “Алмакай” балалар бакчасында бәйрәм парады үткәрдек. Анда өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, килгән кунаклар, әти-әниләр кат...


Илебез халкы Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. Без дә үзебезнең “Алмакай” балалар бакчасында бәйрәм парады үткәрдек. Анда өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, килгән кунаклар, әти-әниләр катнашты. Алар балаларны бәйрәмчә итеп киендереп, транспорантлар әзерләп килгәннәр.  
Балаларга яуда ятып калган сугышчыларны искә алу кирәклеген аңлату максатыннан, “Сугыш истәлекләре күргәзмәсе ясадык. Балаларың әти-әниләре бабайларының медальләрен дә алып килгәннәр иде. Аның янына балалар тере чәчәкләр куйдылар. 
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары стройда атлау осталыкларын күрсәттеләр. Һәр төркем балалары үзенчәлекле формадан иде.  
Аннан соң сугыш кырында ятып калган бабайларының портретларын тотып, “Үлемсез полк”та катнаштылар. Без аны Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан оештырдык. Кече яшьтән үк җаваплылык хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итә мондый кечкенә парадлар. Һәркемнең  күкрәгендә Җиңү тасмасы, кулларында чәчәкләр, флаглар иде. Шулкадәр горурлык хисләре кичерделәр чарада катнашучы балалар. Җиңү бәйрәме турында шигырьләр, җырлар башкардылар.  
Ә соңыннан балалар да, килгән әти-әниләр дә саф һавада “солдат боткасы” белән сыйландылар. Бигрәк тәмле булды боткасы!  Бәйрәм һәркемгә бик ошады.  
Гөлфәния Никитина, Асия Хуҗина, Яр Чаллы шәһәренең 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев