Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Дөньяда иң зур байлык – белем!

Әлифба – тормыштаБеренче баскычым.Син белем дөньясынАчучы ачкычым.Бүген зур бәйрәм. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының иң яра...

Әлифба – тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.



Бүген зур бәйрәм. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының иң яраткан китабы Әлифба белән саубуллашу бәйрәме. Әлифба белем юлының башы, якты йолдызы, ул – тел ачкычы, беренче баскычы. Әлифбаны уңышлы тәмамлап 1 класс укучылары белем иленең беренче баскычына менделәр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1а класс укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр.
Бәйрәмдә балалар үз осталыкларын күрсәттеләр, сәнгатле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әлифба аланы күп нәрсәләргә өйрәтте. Балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын сынап карадылар. Укучылар мәкальлләр әйтешеп ярыштылар, киселгән хәрефләрдән тактада сүзләр төзеделәр, кыска гына диктант язып карадылар, бирелгән текстны укып күрсәтәләр.
Укучылар әти-әниләрнең дә Әлифба буенча белемнәрен тикшерделәр. Аларга да сораулар бирделәр, яттан шигырь сөйләттеләр. Үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Әлифбаны укырга өйрәнгәндә сабырлыклары һәм ярдәмнәре өчен әти-әниләренә зур рәхмәт әйттеләр. Бик зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез!
Хәзер Әлифбага алмашка Туган тел китабы килә, сезгә күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтәчәк. Акыллы, гыйлемле булып үсегез!
Бәйрәм котлы булсын! Кадерле укучылар, сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар, ихтыяр көче кирәк булыр. Уңышлар телим сезгә!
Альбина Борханова, Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев