Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: “Иң яхшыларын укырга вакыт!"

Республикабызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре оештырган  “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенә безнең Арча районы Яңасала авыл кита...


Республикабызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре оештырган  “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенә безнең Арча районы Яңасала авыл китапханәсе дә бик теләп катнашты.
Акциягә әзерлек чорында укучыларны А.Алиш премиясе лауреатларының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән күргәзмә төзеп укучыларга тәкъдим иттем. Акциягә әзерлек чорында, аннан соң да күргәзмәдән 36 китап бирелде. Акциядә барлыгы 30 бала катнашты, кече яшьтәге мәктәп укучылары – 8, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 22.
Акция кысаларында иң элек Абдулла Алишның  үз әсәрләренә өстенлек бирдек. Аның “Куян кызы”, “Койрыклар” әкиятләреннән өзекләрне курчак театрына йөрүче укучылар сәхнәләштереп нәни дусларына тәкъдим иттеләр. Бүгенге Акциягә 2019 елда 1нче сыйныфка укырга керәчәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә кунакка чакырып алар алдында чыгыш ясадык. Аннан китапханәче Фәридә апалары  Ш.Галиев, Л.Лерон шигырьләрен укып үтте, балалар язучыларның шаян шигырьләрен яратып тыңладылар, Ленар Шәехның  табышмакларына берсен берсе уздыра- уздыра җаваплар таптылар, клуб мөдире Гөлназ апалары Рәшит Бәшрнең “Сабантуй батыры” хикәясе белән таныштырды, аны тыңлап укучылар тизрәк  җылы, сабантуйлы җәй җитүен теләделәр, ә инде яраткан язучылары  Робер абый Миңнуллин шигырьләрен укучылар үзләре бик теләп укыдылар. Очрашуыбыз бик җылы мөнәсәбәттә үтте. Бик күп әсәрләр зур кызыксыну белән укылды. Шушындый Акцияләр алга табада оештырылсын без бик теләп катнашыр идек дип кенә телисе кала.




Фәридә Борһанова, Арча районы, Яңасала авыл китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев