Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Иң якын дусларым"

Мин  Күгәрчен мәктәбендә 3нче сыйныфтан бирле белем алам. Килү белән үземә ышанычлы дуслар таптым. Алар бик тыйнак, акыллы булып чыктылар.  Шулар арасыннан иң якыны – Алинә. Ул – бик тыйнак, матур, чи...


Мин  Күгәрчен мәктәбендә 3нче сыйныфтан бирле белем алам. Килү белән үземә ышанычлы дуслар таптым. Алар бик тыйнак, акыллы булып чыктылар.  Шулар арасыннан иң якыны – Алинә. Ул – бик тыйнак, матур, чибәр кыз. Аның белән бик кызык. Бер уеннан туйсак, икенче уен уйлап табабыз. Безнең әниләр дә якын дуслар. Кызганыч, аның белән еш күрешә алмыйбыз. Бүгенге көндә аларның гаиләсе Яшел Үзән шәһәрендә яши.
Авылдагы якын дустым - Камилә. Ул миннән өч яшькә кечкенә булса да, аның белән миңа рәхәт. Алар гаиләдә өч бала. Камилә - игезәк сыңары. Ул да минем кебек үк бадминтон белән шөгыльләнә. Ул - бик уңган кыз. Өендә бер минут та тик тормый, гел әнисенә булыша. Әнисе эштә булса, бар эшен эшләп, ашарга да пешереп куя. Барысына да өлгерә, яхшы укый, алардан аерым яшәүче әбисенә барып, аңарга да булышырга вакыт таба. Мин аңа бөтен серләремне ышанып сөйли алам. Менә шундый минем дусларым.
Чулпан Муллахмәтова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев