Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Күңелле үтә көнебез"

Арча районы Яңасала авылы “Ромашка” балалар бакчасы шаулап гөрләп тора. Монда йөрүче балаларның һәр көнен бәйрәм кебек үткәрергә тырыша тәрбияче Гөлназ һәм Земфира апалары. Әле менә бүген дә бирегә ки...


Арча районы Яңасала авылы “Ромашка” балалар бакчасы шаулап гөрләп тора. Монда йөрүче балаларның һәр көнен бәйрәм кебек үткәрергә тырыша тәрбияче Гөлназ һәм Земфира апалары. Әле менә бүген дә бирегә китапханәче Фәридә һәм клуб мөдире Гөлназ апалары кунакка килгән. Аларның килгәнен зур түземсезлек белән көтә нәниләр, чөнки аларга төрле матур, яңа, кызыклы китаплар, төрле уен-җырлар алып килә бит ул апалар.
Үзган очрашулары авыл китапханәсендә А.Алиш премиясе лауретларының китапларын уку көнендә булган иде. Бүген инде үзләре балалар бакчасына нәниләрне сагынып килгәннәр. Нәни дуслары да сер бирә торганнардан түгел шул - алар килгәнче мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бик матур әкият сәхнәләштерергә өлгергәннәр.
Әнә Кәҗә (Алсинә Атаева) үзенең бәтиләрен (Зәмирә Әхмәдуллина, Эвилина Мөхәммәтҗанова, Язилә Әхмәдуллина) иярткән дә, үлән уртлап йөри, ә ач, явыз Бүре (Илмир Бламыков) ерактан гына аларны күзәтә. Шул арада ул ике шук бүре малаена (Сәмир Тимофеев, Данир Сафин) ау серләрен өйрәтә. Дөрес, әле ул аларга кәҗә бәтиләрен күрсәтми, бөтен планны бозулары бар бит. Менә, озак тормас, кәҗә бәтиләренең әнкәләре азык эзләргә, сөткә китәр һәм шул вакыт бүре үз хыялын тормышка ашырыр да.

Бүренең явыз ниятен мескен кәҗә бәтиләре белмиләр шул. Бүре Тимерче Аюга (Зөлфәт Сафин) килеп үзенең телен шомартып, нечкәртеп бирүен үтенә, ә безнең Тимерче Аюыбыз үз һөнәренең остасы. Уйламый-нитми, бүрегә ярдәм кулын суза. Ул бит Явыз Бүренең нигә телен шомартканын да сорап тормый. Шулай итеп, Явыз Бүре кәҗә бәтиләрен алдап, урлап, үз өненә ташый. Бик күп бүләкләр белән Әнкә Кәҗә өйгә кайтса, ни күрә - исе китә, бәтиләрнең берсе дә калмаган. Утырып елый, бик борчыла, кая барырга белми. Әле ярый күршесе Тиен дусты (Таңсылу Касыймова) ярдәмгә килә. Шулай итеп алар бергәләп Явыз Бүре тозагыннан кәҗә бәтиләрен коткарып калалар. Менә шундый эчтәлекле, матур әкият күрсәтеп үтте нәниләребез.

Ә аннан соң кунак апалары нәни дуслары белән төрле уеннар, ярышлар оештырды. И, рәхәтләнде балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, уеннарда гына түгел җыр, биюдә, нәфис сүздә дә сынатмадылар алар. Ә аннан соң пешекче Надя һәи Илфира апалары әзерләгән тәмле ашлар белән сыйландылар. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, шушы дус, тату балаларның шат авазыннан авылыбыз гөрләп торсын иде.
Фәридә Борханова, Яңасала авыл китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев