Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Кышкы сафлык"

Фото: pixabay.comКыш көне табигать аеруча матур. Җирдә җемелдәп яткан йомшак кар күзләрне шатландыра. Шул карда әле генә баскан куян эзләре бар. Мөгаен, ул да табигатьнең гүзәллегенә соклангандыр. Ба...

Фото: pixabay.com
Кыш көне табигать аеруча матур. Җирдә җемелдәп яткан йомшак кар күзләрне шатландыра. Шул карда әле генә баскан куян эзләре бар. Мөгаен, ул да табигатьнең гүзәллегенә соклангандыр. Бара торгач, ул эзләр каядыр урманга кереп югала.
Ә урманда бер-берсенә сыенышкан агачлар тын гына ямьле язларны көтәләр сыман. Аларның озын-озын ботакларын күр әле син. Анда кыш могҗизалар ясаган. Каен агачларына төнлә яңа гына бәс кунган. Шул ботакларга кошлар кунуга, алар шундук күбәләк кебек әкрен генә җиргә очып төшәләр. Табигатьнең шушы үзенчәлекләренә карамастан, мескен куян баласының кар өстендә дерелдәп утыруы, урман эчендә аучыларның коралыннан чыккан тавыш күңелгә ниндидер шомлы моңсулык бирә.
Урманга кырыенда бер тау бар. Анда җәен җиләк җыялар, ә кышын бала-чага чана шуарга җыела. Текә таудан чаналар берәм-берәм тезелешеп “чыжылдап” аска кадәр төшеп җитәләр.
Кич җитә. Җирдә энҗе бөртекләре кебек кар ялтырап ята. Кайдадыр урман читендә кыргый эт балалары чиный.
Алсу Динмөхәммәтова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев