Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Мәктәп тарихы музее ишекләрен ачты

 Тарихыбызга һәм яшәешебезгә бәйле истәлекләрне  барлау, югалтмыйча саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең бурычыдыр. Шул максаттан чыгып, Әйшә урта мәктәбендә тарихи вакыйга б...

 

Тарихыбызга һәм яшәешебезгә бәйле истәлекләрне  барлау, югалтмыйча саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең бурычыдыр. Шул максаттан чыгып, Әйшә урта мәктәбендә тарихи вакыйга булып узды. Бу чарага  мәктәп коллективы күптәннән әзерләнә иде инде.
Мәктәбебезнең тарихына кагылышлы экспонатлар  шактыйдан җыелып килә. Аны күчмә музей дип әйтсәк тә, ялгыш булмас иде. Һәм менә, ниһаять, Мәктәп тарихы музее үзенең төп урынын табып, тантаналы рәвештә, килгән кунакларга һәм укучыларга тагын бер тапкыр үзенең ишекләрен ачты.
Тантаналы чарага килгән кунаклардан Татарстан Республикасы муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту – методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Абрар кызы Сәләхова, Әйшә авылы җирлеге җитәкчесе Радик Маннур улы Гәләвиев, ветераннар Советы җитәкчесе Алевтина Николаевна Рузанкина,  җирле депутат Илья Николаевич Ульянов, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Әйшә мәктәбенең ветеран укытучылары бар иде. Яңадан тарих битләре актарылды, матур мизгелләр искә төште, киләчәк буын белән бәйләнешкә нигез салынды. Килгән кунаклар бу эшнең озын гомерле һәм дәвамлы булуын теләде.
Чараның презентация өлеше Әйшә авылы  тарихына бәйле риваять белән башланып китте, тарих битләре вакыйгаларны бер – берсенә бәйләде. Шулай итеп, 100 еллык тарихы булган Әйшә мәктәбенең эшчәнлегенә вертуаль рәвештә экскурсия ясалды. Ә чараның  икенче өлешендә музейдагы экспонатлар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә булды.
Халкыбыз: ”Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - дип юкка гына әйтмәгән бит. Шуңа күрә киләчәктә ирешелгәннәргә генә  тукталып калмыйча, музей эшен тагын да киңәйтергә, аның фондын баетырга уйлыйбыз. Әлбәттә, бу эшкә ветеран укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны тагын да күбрәк тартырбыз, чөнки аларга бу эш бик ошый.
Эльвира Бачкова, Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев