Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Онытылмас батырлык"

Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән, халык ачлыктан иза чиккән. Һәр көнне немецлар пулясыннан һәм үзәккә үткән ачлыктан, салкыннан йөз меңләгән кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 27 январе шәһәрне...


Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән, халык ачлыктан иза чиккән. Һәр көнне немецлар пулясыннан һәм үзәккә үткән ачлыктан, салкыннан йөз меңләгән кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 27 январе шәһәрнең тулысынча азат ителгән көне дип исәпләнелә. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты атыла.
Ленинград блокадасының 75 еллыгына багышлап Күзкәй авыл китапханәсе мәктәптә “Онытылмас батырлык” дигән батырлык дәресе үткәрде. Балаларга кечкенә ленинградлыларның язмышы турында сөйләнде, шулай ук Ленинградның камалышта калган миллионлаган халкы җирләнгән Пискарёв мемореаль каберлегенә күзәтү ясалды. Балаларга халык батырлыгы турында сөйләүче китап күргәзмәсе, “Чаллы” эзләнү отрядының зур әһәмияткә ия хезмәтен яктырткан фотоальбом тәкъдим ителде. Блокададан соң герой-шәһәр исеме бирелгән Ленинград халкын чарада катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев