Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Роберт Миңнуллин белән кызыклы очрашу

“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды (Благотворительный фонд поддержки детей  «Счастливые истории») Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, Абдулла Алиш исемендәге...

“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды (Благотворительный фонд поддержки детей  «Счастливые истории») Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы  диплом иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланган иң яхшы  эссе/сочинение конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбеннән анда укучылар үз эшләре белән катнашып, ике укучы призлы урыннар яулады.  

17нче гыйнвар көнне “Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау  Хәйрия фонды ярдәме белән Роберт абый Миңнуллин безнең мәктәбебезгә очрашуга килде. Алар укучыларыбыз Мөэминова Гөлинәгә, Абдуллин Рөстәмгә җиңүче Дипломы, укучыларны әзерләүче укытучылар Миләүшә Хәсәнова һәм Чулпан Мөэминоваларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Очрашу чарасында бакча һәм мәктәп балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның көйгә салынган җырларын башкардылар.
Бәйрәм чарасында Мөслимебездә яшәп иҗат итүче Мөҗәһит абый Әхмәтҗәнов белән Фоат абый Садриев та катнашты. Алар да шагыйрь турында бик матур истәлекләр сөйләделәр, шагыйрьнең чып-чын гап-гади кеше икәнен исбатладылар. Район үзәк китапханәсе Роберт абый Миңнуллинга Мөслимебез турында чыккан истәлекле китап тапшырды. Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, милли мәгариф буенча методист Нурания Әзгәмовна да Роберт Миңнуллинга матур теләкләрен җиткерде.
Очрашу һәркемнең күңелендә җылы хәтирәләр генә калдырды. Арабызда мондый кешенең булуы зур дәрәҗә, халык шагыйре белән күзгә күз очрашып, сөйләшеп тору бәхете һәркемгә дә тәтеми. Шуңа күрә без моның белән горурланабыз. Шагыйрь белән киләсе очрашуларны көтәбез.


Миләүшә Хәсәнова,  
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев