Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Сау бул, Әлифба!

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме – Тылсым мәктәп-бакчада булып узды.И, Әлифбам, син – тәүге фәннәрнеңТәүге баскычы,Син кадерле, син туган телемнеңАлтын ачкычы.Чын...


Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме – Тылсым мәктәп-бакчада булып узды.

И, Әлифбам, син – тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы,
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.


Чынлап та, һәрберебез хәтерлидер, зур белем дөньясына аяк атлавыбыз беренче китабыбыз – “Әлифба”дан башланган иде. Инде хәзер үзебезнең балалар безнең юлны кабатлыйлар. Балаларыбыз мәктәп бусагасын атлап керүгә, туган телебез хәзинәсен укытучы апалары булышлыгы белән “Әлифба” аша танырга өйрәнделәр.
“Әлифба” китабы 39 хәреф белән таныштырып, хәрефләрдән -иҗекләр, иҗекләрдән - сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте. Без, ата-аналар, балаларыбызның укудагы һәр уңышына сөенәбез.
Бәйрәм “Тылсым” бакча мөдире Гөлназ Фирдәвес кызы Хуҗәхмәтованың котлавы белән башланып китте. Ул укучыларга “Әлифба” һәм “Азбука” китапларын, уңышлы тәмамлаулары турында диплом тапшырды. Киләчәктә балаларга тырышып укырга, дип, теләген юллады.
Укырга өйрәнәсе килгән Маша белән Аю, “Әлифба” һәм “Азбука” китаплары бәйрәмгә кунакка килгән иде. Балалар аларның сорауларына тиз һәм дөрес җавап таптылар, шулай ук матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, киләчәктә яхшы, белемле булып үсәргә вәгъдә бирделәр.
Шушы матур бәйрәмне эчтәлекле итеп оештырган 1нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Ания Хасип кызы Мусинага, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Алсу Илгиз кызы Гафуровага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга мактаулы да, шул ук вакытта, җаваплы да хезмәт юлларында сәламәтлек, сабырлык телибез.


Актаныш районының Актаныш авылындагы Тылсым мәктәп-бакчасының барлык 1нче сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Ахметова Резеда Рөстәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев