Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: “Табигатьне кечкенәдән үк саклыйк!”

Экология дөньякүләм әһәмиятле, бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бөтен кешелек алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү -...


Экология дөньякүләм әһәмиятле, бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бөтен кешелек алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү - иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады.
Без, тәрбиячеләр, бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында.
Туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнсә генә, ул үскәч тә дәвам итә. Һәм буыннан-буынга күчә бара.
Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасында ел фасылларына туры китереп район һәм региональ семинар үткәрелде. Әле күптән түгел генә Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең ЭКО-мәгърифәт буенча әйдәп баручы белгече Мозаффаров Владимир Макарович бакчабыз тормышын күзәтеп, нәтиҗә ясап рәхмәтләргә төреп китте.
Беренче кечкенәләр А төркеме тәрбиячесе әзерләгән Хабибуллина А.М. балалары белән “ Без - урман дуслары” экологик театр күрсәтте. Уртанчылар төркемендә тәрбияче-инструктор Гайнуллина Г.Р. тарафыннан “Аюга ярдәм итик” белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде.
Шулай ук бакчада табигать почмаклары, рәсем күргәзмәләре оештырылды. Әлеге аң-белемне балаларга биреп кенә калмыйбыз, экологиягә багышланган семинарларда бик теләп катнашабыз, ПРОЕКТЛАР ТӨЗИБЕЗ. Һәрдаим бәйгеләрдә катнашабыз һәм призлы урыннар яулыйбыз
Балаларны кечкенәдән үк экология, чисталык, сәламәтлек төшенчәләре белән таныштыру кирәк. Без, тәрбиячеләр, бу проблеманы чишү юлларын эзлибез һәм мөмкин кадәр бала күңеленә сеңдерергә тырышабыз.


Гайнуллина Г.Р., Хабибуллина А.М.,
Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев