Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: “Тартария” – татар иле

Менә без яраткан бик нык көтелгән җәй дә үтеп китте. Бу җәй бигрәк тә ямьле һәм мавыктыргыч булды, әле алай гына түгел, минем өчен ул бик файдалы да булды. Минем уйлавымча, кешеләр елга бер килә торга...

Менә без яраткан бик нык көтелгән җәй дә үтеп китте. Бу җәй бигрәк тә ямьле һәм мавыктыргыч булды, әле алай гына түгел, минем өчен ул бик файдалы да булды. Минем уйлавымча, кешеләр елга бер килә торган җәйге каникулларны үзләренә ошаганча үткәрергә тиеш. Мөмкинлеге булган кеше чит илдә ял итә, теләгәне төрле лагерьларга бара. Хәтта кайбер кеше ялкауланмыйча җәй көне кызыклы китаплар да укый әле! Мин дә җәйне бушка үткәрмәскә булдым.

Алдагы җәйдә “Сәйлән” лагеренда ял итсәм, быелгысында Казан шәһәрендәге “Тартария” лагеренда. Андагы атмосфераны бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Лагерьда укытучылар, әйдаманнар, җитәкчеләр - барысы да безне якты йөз белән каршы алдылар. Барыбыз да игътибар үзәгендә, һәркем үз вазыйфасын үти. Әйтерсең лә эшчән кырмыскалар. Яңа дуслар турында сөйләп китсәң, гүя сиңа гына дип иң яхшы, иң сәләтле балаларны сайлаганнар. Алар белән 14 көн эчендә бер зур тату гаиләгә әйләнеп беттек. Ә әйдаманнар синең бертуган абый-апаңнар кебек.
Лагерьда төрле мастер класслар үткәрелде, төрле проектлар ясарга өйрәндек.
Шулай итеп, 2 атналык лагерь ике көндәй узды да китте. Лагерь белән саубуллашканда, бик ямансу булды, чөнки үз туганыңдай күргән дуслар, танышлар белән аерылышасың. Киләсе елга да шушы лагерьда очрашырга сүз куешып таралыштык.
Минемчә, мондый лагерьлар бик кирәк. Алар безгә ачылырга, аралашырга, “янып яшәргә” ярдәм итә. Менә инде мәктәпләрдә укулар да башланып китте, ә күңел белән бик еш җәйдә калган шул матур мизгелләрне искә төшерәсең.
Алсу Динмөхәммәтова,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев