Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: “Туган телем - Тукай теле!”

21 февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Татар теле үзенең үсеш дәверендә күп кенә кыенлыклар аша үткән. Ә милләтебезнең саклануы, иң беренче чиратта, телебезгә бәйле. Минем уйлавы...


21 февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Татар теле үзенең үсеш дәверендә күп кенә кыенлыклар аша үткән. Ә милләтебезнең саклануы, иң беренче чиратта, телебезгә бәйле. Минем уйлавымча, телне саклауны кечкенәдән, бала туганнан алып башларга кирәктер.
Ашытбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында да берсеннән-берсе матур, шат күңелле балалар тәрбияләнә. Бакчада халыкара туган тел көненә багышланган бик матур кичә узды. Кичәгә кунак булып авыл китапханәчесе Сабитова Талия Әгъзәм кызы да килгән иде. Ул балаларга бик күп кызыклы, рәсемле китаплар алып килде һәм аларга бу китапларны тәкъдим итте. Нәниләрне “Халыкара туган тел“ көне килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Кичәдә мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга җаваплар тыңланды. Кичә якташ шагыйребез Г.Тукайның гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


Ашытбаш авыл китапханәчесе Сабитова Талия Әгъзәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев