Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Вәрәшбаш мәктәбендә - бер кызык атна"

Галәм чиксез, галәм киңлекләрен галимнәр күпме генә өйрәнсәләр дә, андагы йолдызларның санын исәпләп, планеталарның серен ачып, өйрәнеп бетерә алмыйлар. Инде космоска беренче тапкыр аяк басканга да яр...

Галәм чиксез, галәм киңлекләрен галимнәр күпме генә өйрәнсәләр дә, андагы йолдызларның санын исәпләп, планеталарның серен ачып, өйрәнеп бетерә алмыйлар. Инде космоска беренче тапкыр аяк басканга да ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, беренче космонавт Юрий Гагарин турында бүген дә горурланып сөйлиләр. 12 нче апрель һәр җирдә: мәктәпләрдә булмасын, музейларда, балалар бакчаларында, китапханәләрдә булмасын зурлап билгеләп үткәрелә.

Безнең Вәрәшбаш мәктәбендә дә һәр елдагыча математика атналыгы Космонавтика көненә туры китерелеп, апрель аенда уза. Атна дәвамында укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яңа белемнәр тупладылар. Атналык кысаларында Россиянең атказанган хәрби очучысы Шәфиков Рәшит абый белән очрашу оештырдык. Ул безгә тормыш һәм хезмәт юлы, күк җиһанының серләре турында сөйләде.
Атналыкның бер көнне тәҗрибәләр күрсәтүгә багышланды. Бу укучыларны шулкадәр мавыктырды, кемдер куык очырды, кемдер газлы су ясады, кемдер савытка су тутырды, кемдер шул суны бушатты. Нәтиҗәдә иң кызыклы тәҗрибә Абдуллин Рәсүлнеке, ә иң шаккатырганы Абдуллин Рөстәмнеке булды.
12 нче апрель көнне физика укытучысы Хатипова Фирая апа әзерләгән видеоролик карадык. Соңыннан игътибар белән тыңлап утырганлыкны тикшерү максатыннан викторина оештырылды.
Математика укытучысы Мөхәммәтов Айдар абый үткәргән “Космик сәяхәт” уены укучыларны гына түгел, укытучыларны да уйланырга мәҗбүр итте. Ике команда арасында оештырылган ярышта укучылар бер-берсен уздыра-уздыра белгәннәрен әйтергә ашыктылар. “Роскосмос” командасы “Поехали” командасыннан 5 балл белән алга чыгып җиңү яулады. Жюри уенчылар арасыннан җирәбә белән иң яхшы уенчыны: Абдуллин Рөстәмне сайлап алды. Әлбәттә ярыш булгач, җиңүчесе дә була, җиңүчесе булгач, бүләге дә кирәк. Ә укучыларны бүләкләү өчен авыл җирлеге башлыгы Земфира Мирһаҗияновна иганәчелек итте. Һәр катнашучы атналыктан бик канәгать калды.
Мөслим районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев