Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хамзин белән очрашу

Шушы көннәрдә Кукмара районының Трыш авылы китапханәсендә танылган юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды. Кунаклар көттереп кенә килсәләр дә, кызык-мызык, шаян сүзлә...


Шушы көннәрдә Кукмара районының Трыш авылы китапханәсендә танылган юмор осталары Алмаз Гыймадиев һәм Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе булды. Кунаклар көттереп кенә килсәләр дә, кызык-мызык, шаян сүзләр ишетергә әзерләнгән авыл халкының йөзләрендә елмаю сүрелмәде. Ни дисәң дә, көлке яратучы тере язучыларны көн дә күреп булмый бит.
- Әкрен атласаң, тиз барып җитәргә була, кызулансаң, килеп җитмәвең дә бар, - дип башлап җибәрде сүзен Алмаз Хәмзин, елмаеп. Халык аның белән “Чаян” журналы аша да таныш, анда бүлек мөхәррире вазыйфасын үтәүче шәхеснең ачы сатирага бай язмаларын яратып укыйлар.
Алмаз Наил улы үзенең иҗат юлы, дөнья күргән китаплары турында сөйләде, хәтта җырлап та күрсәтте. Кызыксынулы сорауларга җавапларны тулы итеп бирде.
- Бүгенге көндә кешегә аралашу җитми, - диде ул. - Без үз күңелебезне үзебез күрергә, рухи азык алып яшәргә тиешбез. Тамашачы очрашуга яки концертка күңелен күтәрергә килгән икән, ошатмаса, аңа үпкәләргә ярамый,киресенчә, иҗатыңны анализлый белергә кирәк.
Алмаз Гыймадиев исә аз сүзле булып чыкты. Аның хикәяләре маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шуклыклары, характер үзенчәлекләре тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.
- Хикәяләрегез өчен геройларны кайдан табасыз? – дигән сорауга ул:
- Мәктәпләргә очрашуга баргач очратам. Аларны күрә белергә генә кирәк, - дип җавап бирде. “Балачакта нинди булдыгыз?” - дип сораучы да җавапсыз калмады:
- Авыл малайлары нинди ялгышлыклар эшләсә, мин дә шуны эшләдем. Хаталар кешене тәрбияли, тик вакытында тәүбәгә килеп, төзәлергә кирәк, - диде язучы.
Алмаз Гыймадиевның “Аукцион”, “Селфи таягы”, “Телефонлы кәҗә” әсәрләрен 5-7 сыйныф укучылары катнашында Рәзинә һәм Раилә Шәрәфетдиновалар тарафыннан сәхнәләштереп күрсәтү дә яратып кабул ителде.
- Бик күңелле үтте бу очрашу, аны оештырганнары өчен китапханәче Тухбатуллина Рузилә Нурулла кызына, һәм аның бертуган апасы Шарафетдинова Рәзинә Нурулла кызына рәхмәт, әйтеп якты хисләр белән таралыштык. Мәдәният йортындагы бай эчтәлекле ”Балачак илендә очрашу” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә, беркемне дә битараф калдырмады. Менә шундый кызыклы чараларда ешрак очрашсак иде.
Фәния Нургаливевна Рахимова, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев