Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" укучылары җәйне ярата!

Камилә Әхмәтова рәсемнәре,Биектау, Усад мәктәбеИсәнме, җәй!Исәнме, әй, ямьле җәй!Сагынып көттек без сине.Кояш белән сөендереп,Гөл-чәчәккә күм безне.Якты, тыныч иртәләрБүләк ит син җиремә.Сандугачлы т...

Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе
Исәнме, җәй!
Исәнме, әй, ямьле җәй!
Сагынып көттек без сине.
Кояш белән сөендереп,
Гөл-чәчәккә күм безне.
Якты, тыныч иртәләр
Бүләк ит син җиремә.
Сандугачлы таңнарың
Рух өстәсен күңлемә.
Көмеш сулы чишмәләр
Челтер-челтер аксыннар.
Саф суын эчеп, кешеләр
Хезмәткә дәрт алсыннар.
Басу-кырларда игеннәр
Каерылып уңсыннар.
Илемнең зур келәтләре
Икмәк белән тулсыннар.
Җиләкләрең, җимешләрең
Кызарышып пешсеннәр.
Алма кебек сабыйларың
Тәгәрәшеп үссеннәр!
Динә Шәвәлиева,
Апас, Каратун мәктәбе


Шәһәрне күчерик әле...
Дәү әни янына кайтам,
Каникуллар җитүгә.
Мине бар(ы)сы да сагына –
Авыл, этем, песи дә.
Кызым зур үскән икән, дип,
Дәү әнием шатлансын.
Су да сибәм, чүп тә утыйм –
Булдырамын барысын.
Гел кайтасы килеп тора,
Дәү әни, синең янга.
Шәһәрне күчерик әле
Шул синең авылыңа.
Динә Сабирова,
Казан, 179нчы мәктәп


Бал тәме
Җәй көне мин бакчага керәмме, болында буламмы, кортларның очканнарын, бал җыйганнарын күзәтергә яратам. Аларга карап торсаң, шаккатасың! Караңгы төшкәч кенә очудан, эштән туктыйлар, шундый тырышлар!
Әйе, эшләп ашарга кирәк. Минем эшем хәзер – уку. Мин дә тырышып укыйм. Шигырьләр дә язам.
***
Җәйләр җитсә, болыннарга чыгам,
Бал кортлары оча, гөж килеп.
Тырыш, эшчән халык икән алар –
Бал җыялар кышка күп итеп.
Хезмәт җимешеңне үзең тату
Бигрәк тәмле була икән гел.
Мин, кортлардан үрнәк алып шулай,
Укырмын, шәт, үзем “биш”кә гел!
Ислам Ханов,
Мөслим, Баланлы


Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе
Җәй
Алдым буяу, пумала,
Җыендым җәй ясарга.
Утырам уйлап, һич тә белмим,
Нәрсәдән соң башларга?
Ишетәм шулчак җәй тавышын:
“Син, дустым, башың ватма.
Иң элек алсу төс белән
Ал таң атуын яса.
Ә астарак, күрәсең ич,
Зәңгәр чишмә челтери.
Зәңгәр күктә ак болытлар
Җиремә бәхет тели.
Ак болытлар тирәсендә
Уйнаклый ак күгәрчен.
Күгәрченнәр һәрчак тыныч,
Имин тормыш теләсен.
Рәсемеңнең калган җирен
Буя син яшел төскә.
Беләсең ич, җирнең йөзе
Җәй көне яшел төстә.
Онытма, яшел җирлеккә
Кызыл таплар ясарга.
Шунда килерләр балалар
Тәмле җиләк ашарга.
Ышан миңа, шул чагында
Рәсемеңә җан керер.
Бу рәсемдә җәй икәнен
Бөтен кеше дә белер!”
Динә Шәвәлиева,
Апас, Каратун мәктәбе


Таң вакыты
Бөтен дөнья аллы-гөлле,
Яшеллеккә күмелгән.
Ай яктысыннан чыгып,
Алсу таң да күренгән.
Күренгән дә, гүя тылсым,
Сандугачлар сайраган.
“Хәзер көтүләр чыгар”, – дип,
Бар авыл да уянган.
Песи тизрәк мыраулап,
Ашыккан, битен юган
Һәм Вәлинең тезенә
Бик тиз килеп сыенган.
Әнвәр апа, чиләк тотып,
Сыер саварга китте.
Вәли белән Гөлсемнең дә
Сөт эчәр вакыты җитте.
Ләйсән Гаянова,
Кукмара, Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназия
Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев