Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шәп абый

Факил абый Сафинга багышлана

Факил абыйны күргәч,
Шигырь язасы килде.
Күңел ишеге ачык,
Кереп каласы килде.

Күзләренә карагач,
Бер елмайды, бер көлде.
Һәр сүзе дә энҗедәй,
Матур итеп тезелде.

Бигрәк шәп абый инде,
Безгә җыр, шигырь яза.
Ул булган бөтен чара,
Күңелгә нурлар сыза.

Гомере озын булсын,
Гел иҗат итеп торсын!
Каләме гел чарлансын,
Безне «Иҗат»ка алсын.

Әминә Мөхтәсимова, Яр Чаллы, 5 Л сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев