Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шигырьләр

«Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы шигырьләре

Кыш бабай аңламаган

Бар минем бер зур теләк
Кыш бабайдан зур бүләк.
Теләгем кардай ап-ак –
Бик телим тимераяк.

Шуар идем шома бозда,
Салмас идем автобуста.
Өйдә йөрер идем хәтта,
Кияр  идем класста да.

Вәт көнләшер иде дуслар,
Хәтта яхшы фигуристлар.
Бу кыз шундый яхшы шуа,
Дияр иде хәтта асслар!

Тик Кыш бабай хат алмаган,
Теләгемне аңламаган.
Ә чыршы төбенә куйган–
Кәнфит, әфлисун  һәм  банан...


Кызык сабак

Песи баласын жәлләп,
Алып кергән идем өйгә.
Ә ул әрсез булып чыкты.
Менә инде бөтен җиргә.

Әни әйтә: «Бәләкәчне
Кирәк, кызым, өйрәтергә.
Уйнап кына эш бетми ул,
Төшендер син һөнәрләргә»

Мәктәп кенә җитми инде,
Тагын бер эш килеп чыкты.
Бәләкәчкә сабак бирү –
Вакытымны минем тотты.

Өйрәтәмен төрле эшкә,
Сөт эчерәм Бәләкәчкә.
Сабак бирәм, ул тыңламый,
Өйрәнергә һич уйламый.

Үскәч үзе белер әле,
Койрыгына җеп бәйләдем.
Җеп очына кәгазь тагып,
Тычкан итеп  әйләндердем.

Һай сикерде, һай чапты,
Идәннәрдән утлар чыкты.
Үзе җитез, күзләр шуктыр,
Аннан уңган песи юктыр.

Шуннан арып йоклап китте,
Начар гадәтләр дә үтте.
Шулай һәркөн «тычкан куып»
Сабакларым бетеп китте.


Әминә Мөхтәсимова, Яр Чаллы, 5 нче сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев