Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

“Тамчы” театр коллективы балаларны сәхнәгә гашыйк итә

Дәресләр тәмамлануны белдереп, кыңгырау чыңлады. Укудан соң мәктәп укучысы нишли ала? Кемдер телефон уйнарга, кемдер компьютеры янына ашыга. Ә без менә мәдәният йортында эшләп килүче “Тамчы” балалар т...

Дәресләр тәмамлануны белдереп, кыңгырау чыңлады. Укудан соң мәктәп укучысы нишли ала? Кемдер телефон уйнарга, кемдер компьютеры янына ашыга. Ә без менә мәдәният йортында эшләп килүче “Тамчы” балалар театрының чираттагы репетициясенә йөгәрәбез.

Безнең “Тамчы” балалар театр коллективы 2013 елда Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында барлыкка килде. Безнең җитәкчебез – Хадеева Гүзәл Фәгим кызы, Иштирәк авылы мәдәният йорты режиссеры. Коллективыбызда Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең балалары катнаша. Аларның барысы да театр түгәрәгенә зур теләк белән йөриләр, аннан рухи азык, hәр чыгыштан онытылмаслык яңа, якты кичерешләр алалар.
1 март көнне безнең коллектив Актанышта Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының “Иделкәем” республика сморт-конкурсының зона этабында әйбәт кенә чыгыш ясады. Без үзебезнең Тукай районы язучысы Рәзинә Саетгараеваның “Тылсымлы төн” әкият-пьесасын сәхнәләштереп күрсәттек. Әлбәтта пьесага кертелгән уй фикерләр кызыксындыра торган булмаса, ул әсәрне куясы да килмәс иде. Районыбызга, республикага үзенең хезмәтләре белән дан казанган Рәзинә апаның укучыны, тамашачыны үзенең иҗатына тартып тора торган алымы бар. Исәп-хисап белән эш иткән кешенең башында шундый хыялый уйлар булуы безнең өчен шаккатыргыч.
Пьесабызның авторы Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгараева Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Үзенең тормышын туган авылы, аның кешеләреннән башка күз алдына да китерә алмый һәм аңа бүгенгәчә тугрылыклы.
1980-1984 елларда туган авылы мәктәбендә китапханәче вазифасын башкара. Шул елларда үзен шигърияттә сынап карый. Шигъри осталыгын күреп алып, аны Тукай районы “Якты юл” газетасыда хатлар бүлегенә эшкә чакырып алалар. Рәзинә апа “Якты юл” газетасында хатлар бүлеге мөдире, хәбәрче булып эшләде, үз укучыларын тапты. Иҗат нигезендә туган якка чиксез мәхәббәт, ата-анага, милләтебезгә булган хөрмәт ята.
Бүгенге көндә Рәзинә апаның 5 китабы дөнья күрде, шигырьләре көйгә салынып 2 музыкаль диск чыкты. Рәзинә апаның шигырьләрен укып, һәрбер укучы үзенә ниндидер сабак ала. Алар безне иң беренче урында – сабыр булырга, тормыш кадерен белергә, мәхәббәтне олыларга, бәхетебез өчен көрәшергә, гөнаһларны-ялгышларны кичерергә, бәхетле булырга өйрәтә. Без башкарган пьесада тормышның ачысын татыган сукыр малай турында. Әкияти пьесада аның азактан күрә башлавы, тормышның кадерен белергә өйрәтә, тамашачыны уйландыра.
Театр безне яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә. Актерлар белән бергәләп тамашачылар залында утырып, алар кичергәнне тоеп, артистлар белән бергә кайгырып, шатланып утыру -  бүгенге алдынгы техника заманында бернәрсә белән дә алыштыргысыз хистер. Йөрегез, дуслар, түгәрәкләргә! Үкенмәссез!


Сезне хөрмәт итеп, театр коллективы исеменнән, шушы түгәрәккә йөреп сәхнәгә гашыйк булган, алдагы тормышымны сәнгатькә багышларга хыялланган Диләрә Хадеева.

Сүз уңаеннан, балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының “Иделкәем” республика сморт-конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы 25 март көнендә Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында узачак. Чара сәгать 11.00дә башлана.


Театр сөюче барлык апа-абыйларны, әби-бабайларны, малай-кызларны бу җырлы-биюле бәйрәмгә чакырып калабыз. Күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев