Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Татар милләтенең киләчәге - балаларда!

Туган телебезнең киләчәге турында бәхәсләр көннән-көн куера. Әлбәттә, борчылабыз. Ләкин ышанычыбыз нык: арабызда милләтебезнең киләчәге өчен янып яшәүчеләр, туган телебездә тәрбияләнүче балаларыбыз, с...

Туган телебезнең киләчәге турында бәхәсләр көннән-көн куера. Әлбәттә, борчылабыз. Ләкин ышанычыбыз нык: арабызда милләтебезнең киләчәге өчен янып яшәүчеләр, туган телебездә тәрбияләнүче балаларыбыз, саф татар телендә генә аралашучы гаиләләребез, массакүләм-мәгълүмат чаралары, нәшриятләребез бар. Алар булганда телебез яшәячәк!

Бу көннәрдә Яңа Савин районында урнашкан 87нче балалар бакчабызда көзге бәйрәмнәр гөрли. Биредә ике татар төркеме бар. Телебез югалмасын, туган теленнән мәхрүм балалар да (чөнки өйдә татар телендә аралашу юк) татар теленең асылына төшенеп үссеннәр өчен тәрбиячеләр Әхмәтшина Л.К., Әхтәрова Л.И., Нигъматуллина Г.Ә., Кәбирова З.М һәм музыка җитәкчесе Мансурова Л.Р зур тырышлык куялар.
Әлеге төркемнәрнең татар җырлары һәм шигырьләреннән генә торган, милли гореф-гадәтләребезне, халык уеннарын чагылдырган, көнкүрешебезне яктырткан балалар иртәсенә “Сабантуй” журналы редакциясе килүе бәйрәмебезгә тагын бер милли төсмер өстәде. Журналның әдәби мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева чыгышын бәйрәмгә килгән әти-әниләр, дәү әти һәм дәү әниләр, апа-сеңелләр бик җылы кабул иттеләр. Өлкән буын хәзерге “Сабантуй” журналын “Яшь ленинчы”, “Сабантуй” газеталары буларак искә алдылар, хәзерге “Сабантуй”ның тагын да эчтәлеклерәк, күз явын алырлык җете төсләр белән баетылганлыгына сокландылар.

Шунысы куандырды: балалар өчен чыгарылган газета-журналларның татар телендәге басмалары күп кенә гаиләләрнең аерылмас дустына әверелгән, язылалар, һәр санын көтеп алалар, бергәләп укыйлар. Мондый гаиләләребез булганда татар теле югалмаячак. Димәк, безнең, татар милләтенең киләчәге бар!
Әлеге көзге бәйрәм чарасы һәм истәлекле очрашу, үз телебездә җылы аралашу күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды. Милләтебез, туган телебез өчен кабат горурлану хисләре кичердем. Катнашкан, оештырган һәркемгә, килгән кунакларга зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Гөлнара Гатауллина, 
87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) телендә белем бирүче тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев