Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Татарстанның тарихи-мәдәни урыннары буйлап сәяхәт! /мәдәни дәрес/

Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. 15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомум белем бирү...

Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. 15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте.

Авыл китапханәчесе Сабитова Талия Әгъзәмовна укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм презентация ярдәмендә “Татарстанның тарихи-мәдәни урыннары” дигән кызыклы сәяхәт үткәрде.

Укучыларга "Тарихи-мәдәни урыннарга бару кешегә ни өчен кирәк?" - дигән проблемалы сорау бирелде. Укучылар бу уңайдан үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Мондый урыннарга сәяхәт кешегә рухи азык бирә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә, сөйләм телен үстерә, мәдәниятен баета икән дигән нәтиҗә ясалды.

Азактан укучыларның һәрберсенә мәдәни көндәлек тапшырылды һәм бу көндәлек белән ничек эшләргә икәнлеге аңлатылды.
Сабитова Талия Әгъзәмовна,
Ашытбаш авыл китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев