Телләр өйрәнәбез!
Мин – Алсу. Татарстаннан читтә – Төркия башкаласы Истанбулда яшибез
Гаиләбездә бик матур гореф-гадәт яши – без төрле телләр өйрәнәбез. Телләр өйрәнү күп мөмкинлекләр бирә, курыкмыйча сәяхәт итә алабыз, төрле телләрдә китаплар укыйбыз. Гаиләбездә туган тел – татар телен белүгә зур урын бирелә. Әтием Казан татары, әнием Яр Чаллы шәһәреннән. Дәү әти белән дәү әниебез Казанда, нәнәй белән картәтәй Яр Чаллыда яши. Гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне, бәйрәмнәрне безгә дәү әнием һәм нәнәй өйрәтә. Кунакка кайткач алар белән татарча гына сөйләшәбез.
Гаиләдә без биш кеше: әтием, әнием, мин, энеләрем – Данияр һәм Самир. Мин француз лицееның дүртенче сыйныфында укыйм. Биш телне үзләштерәм: туган телем – татар телен һәм рус, төрек, инглиз һәм француз телләрен. Дәресләрдән соң йөзү, рәсем ясау, скрипкада, пианинода уйнау белән шөгыльләнәм. Иң яраткан һөнәрем – бию. Аның буенча Төркиядә һәм Болгариядә ярышларда катнашып беренче һәм икенче урыннар алдым.
Энем Данияр алман мәктәбендә беренче сыйныфта укый. Ул да татарча, русча, төрекчә һәм алманча сөйләшә. Мәктәптән тыш баскетбол уйный, йөзә һәм пианинода уйнарга өйрәнә. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Кечкенә булуына карамастан, бөтен эш коралларын куллана белә. Җәй көне Казанга кайткач, дәү әтинең эш кораллары белән өстәл, урындыклар ясый.
Энем Самир балалар бакчасына гына йөрсә дә, өч тел белә. Татарча, русча, төрекчә сөйләшә. Ул да эш кораллары белән мәш килергә ярата, чөнки дәү әтисеннән, әтисеннән һәм абыйсыннан күреп үсә.
«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән татар халык мәкалендә. Әти белән әни шушы девизга таянып безне үстерәләр. Алар безне рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Өйдә нинди генә китаплар, газета-журналлар юк! Казаннан дәү әнием дә гел татарча китаплар, журналлар алып килә. «Сабантуй» журналын да гаилә белән яратып укыйбыз.
Алсу Закирова, Төркия, Истанбул шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев