Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Телләр белгән – илләр гизгән

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Телләр белгән – илләр гизгән

“Телләр белгән – илләр гизгән”, –

Диләр безнең халыкта.

Үскән саен төшенәмен

Бар шул монда хаклык та.

 

Үз телеңне яратырга,

Кирәк хөрмәт итәргә.

Башка телләр йомгагын

Кирәк җайлап сүтәргә.

 

Телгә булган мәхәббәткә

Тоташа бик күп әйбер.

Күп телләр белү бик яхшы,

Ә туган тел – бердәнбер.

 

Үз туган телеңне сакла,

Башкаларныкын өйрән.

Телләр дөньясы кызыклы,

Телләр диңгезе тирән!

Камилә Яббарова,

Балтач районы  Бөрбаш  урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы 

 

Туган тел кадере

 

Ата-бабам, мирас итеп,

Телне безгә тапшырган.

Буыннарны бер иткән тел,

Байый барган, яхшырган.

Ана телен онытканнар

Адашыр бу тормышта.

Телем минем – маягым да,

Телем минем – язмыш та.

Күңелләр дә ярлылана

Туган телне сөймәсәң.

Телгә-илгә кыен чакта

Кем көяр, син көймәсәң?

Тел дә җанлы, кеше кебек,

Ярата кадерләүне.

Олысы да, кечесе дә

Туган телне сөйгәнне.

Телебезне саклыйк, дуслар,

Югалтсак, авыр булыр.

Телсез калсак, милләте дә

Кирәксез кавем булыр.

Бездән соң да телебезне

Тапшырыйк мирас итеп.

Газиз туган телебездә

Сөйләшик дөрес итеп.

Үлмәс җыр булып яңгырый

Матурлыгы телемнең.

Телем асылташларга тиң,

Зур байлыгы илемнең.

Фәнил Ханнанов,

Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы 

 

Туган телем!

Кечкенәдән якын миңа

Туган телем.

Бар дөньяга күзем ача

Торган телем.

Иң кадерле, иң ягымлы

Татлы телем.

Тукай, Такташ сөйләшкән тел –

Затлы телем.

Бай һәм матур, итагатьле,

Анам теле.

Әкияти, серле, йомшак

Әбкәм  теле.

Иң беренче шушы телдә:

“Әннә”, – дидем.

Ышанычым, терәгем син,

“Әттә”, – дидем.

Шушы телдә исә җилләр

Туган якта.

Шушы телдә сайрый безгә

Сандугач та.

Туган телем, горур булып

Мәңге яшә!

Үз телеңне саклап яшә –

Халкым дәшә.

Зәринә Петухова,

Казан шәһәренең 137 нче мәктәбе укучысы

 

Туган телем

Туган телем – татар теле,

Мин сөйләшәм шул телдә.

Аралашам үз телемдә

Мәктәптә дә, өйдә дә.

 

Үз телемдә сөйләшәм мин,

Татар телен зурлыймын.

Үз телемне яратам мин,

Аннан һич тә туймыймын.

 

Туган телем – Анам теле

Сеңгәндер ул каныма!

Бишектән үк иркәлидер,

Рәхәт биреп җаныма.

Мустафа Закиров,

Казан шәһәре 175 нче гимназиясенең 4а сыйныфы укучысы

                 

 

Туган телем – анам теле

Туган тел ул һәркем өчен,
Бик газиз була, якын.
Тик, аны хөрмәтләгәннәр,
Аңлыйлар Ватан хакын.

Иң зур байлык ул – туган тел,
Ата-анадан кала.
Алар телгә мәхәббәтне
Күңелебезгә сала.

Туган тел ул – безнең язмыш,
Туган тел ул – киләчәк.
Бары туган телен сөйгән,
Жирдә бәхет күрәчәк.

Туган телеңдә сөйләшеп,
Туган телне зурласаң. 
Син дөньяда иң хөрмәтле, 
Олы кеше буласың.

Туган телем – анам теле,
Үзем сөйләп торган тел,
Үткәне һәм бүгенгесе,
Киләчәге булган тел.

Нәселем татар, бабайларым
Жиңгән авыр-ачысын.
Мин дә әзермен булырга
Милләтем дәвамчысы!

Камилә Шагитова,

Лаеш районы Пәрәү гомуми урта белем мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы
 

 

Туган телем

Туган телем – татар теле,

Балдай татлы, якын күңелгә.

Бар телләрдән дә кадерле,

Шифалы да  син һәркемгә!

 

Туган җирдә, туган телдә

Минем телем ачылган.

Тәүге иң  җылы хисләр дә

Күңел түренә салынган.

 

Әбием коймагы кебек татлы,

Укытучы абый  кебек затлы.

Шундый нык та үзе, көчле –

Нәп-нәкъ әтием төсле!

 

Газиз телем, сине мактап,

Татарча сөйлим, җырлыйм.

Үсеп  җиткәч тә үзебезчә,

Татарча сөйләргә уйлыйм.

Раяз Абдуллин,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев