Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Туган телебезне онытмыйк!

Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы шигыре.


Туган телем минем – татар теле,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Туган телемдә сөйләшәм
Мин дә инде, билгеле .
Иң элек, бик яхшы итеп
Өйрән туган телеңне.
Туган телем, татар теле
Сөйләүләре күңелле.
Татар барда хәтәр бар ди,
Татар ул – гадел халык.
Үз телемдә сөйләшкәнгә,
Яшимен мин шатланып.
Горурланып әйтә алам
Мин чын татар кызымын!
Туган телем – татар телен
Беркайчан онытмамын!

Айзилә Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев