“Туган тел”не кайсыбыз җырламаган... - Укучыларыбыз иҗаты

Тукай турында
Бөек Тукай хәзинәсен -
Сорасагыз, кайда дип.
Шүрәлесе – урманда,
Су анасы суда бит.
Матур күбәләкләр куып,
Кайсыгыз уйнамаган.
“Туган тел”не һәм “Пар ат”ны
Кайсыбыз җырламаган.
Тукайны укып зур үстек.
Аерабыз ак-кара.
Тукайның якты мирасы
Гасырларга юл яра.
Файзуллина Гүзәлия Әнвәр кызы
Нурлат шәһәре, "Алсу" балалар бакчасы тәрбиячесе

Тукайлы төш
Бигрәкләр дә ошый инде
Әдәбият дәресләре.
Уйлата, хыялга чумдыра
Хикмәтле әсәрләре.
Балачакның һәр мизгеле
Әкиятләр белән өртелгән.
Татлы уйлар диңгезендә эреп,
Дәрестә үк йоклап кителгән.
Якты нурларын уйнатып,
Күзен кыскалый Кояш:
“Хыялларың чынга ашар, ди
Минем нурларны тоткач.”
Тактага эленгән рәсемдә
Тукай абый миңа елмая.
Класста Шүрәле дулап йөри:
“Былтыр, - дим ,син кая?”
Шүрәле артында, имеш,
Көлеп тора Су анасы.
Сөйли үзе әкиятләр -
Шаккатып тыңлый барчасы.
Кинәт кенә, сикереп, тәрәзәдән
Керде Сандугач, Карлыгач.
Барлык бала кул чапты,
Алар җырлый башлагач.
Хәтта Кәҗә белән Сарык та
Коридорда йөриләр икән.
Берсе директор,икенчесе завуч
Булырга телиләр икән.
Янымдагы партадашым
Гали исемле, имеш.
Сыйланып утыра Кәҗәсе -
Парта астына утырган килеш.
Шулчак кисәк уянып киттем
Сандугачның шат авазына.
Сандугач тавышы түгел икән:
Кыңгырау чыңлавы ла!
Көлделәр классташларым.
Төшемне сөйләп биргәч.
Бары укытучым гына миңа
Бирде акыллы киңәш.
Яз, диде, шушы төшеңне
Син матур шигырь итеп.
Укырсың бераз олыгайгач,
Сакла истәлек итеп.
Ничек була, шулай яздым.
Бәяләүне тапшырам Сезгә.
Яза-яза,бәлки, остарырмын -
Үзегез күрерсез әле менә!
Тукай кебек бөек шагыйрь
Була алмаммы, дим, киләчәктә.
Уртача шагыйрә булып әлегә
Йөреп торам мин мәктәптә.
Кәримова Гөлия
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы

Иң матур тел
Иң матур тел, минем тел,
Тукай абый сөйгән тел.
Сихри әкияләрен укып
Туймаган әле һичкем!
Мультфильмнар карыйбыз,
Шигырьләрен укыйбыз.
Аның әсәрләренә
Рәсемнәр дә ясыйбыз.
Матур кичәләр үтә,
Тукайның хөрмәтенә.
Һич көчен җәлләмәгән,
Милләте хезмәтенә.
Без - киләчәге дөньяның,
Тукайның оныклары.
Телебезне сакларбыз,
Яуларбыз бар дөньяны!
Сагындыкова Лилия, 3б сыйныфы укучысы
Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге, җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Тибрәнә Тукай моңы
Яз килә, тамчылар тама,
Тибрәнәм күк бишектә.
Матур аһәңнәр булып,
Тукай моңын ишетәм.
Ишетелә Кырлай җыры,
Карлыгачлар җырында.
Тибрәнә Тукай моңы,
Кояшның нурларында.
Апрель саен киләбез
Без Тукай һәйкәленә
Дога кылып, чәчәк куеп,
Аның якты истәлегенә.
Илһам чыганагы булып яши,
Тукай безнең күңелдә.
Юл күрсәтә маяк булып,
Яктырта ул һәр көн дә!
Гатиятуллина Зилә, 3б сыйныфы укучысы
Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге, җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Бөек Тукай хәзинәсен -
Сорасагыз, кайда дип.
Шүрәлесе – урманда,
Су анасы суда бит.
Матур күбәләкләр куып,
Кайсыгыз уйнамаган.
“Туган тел”не һәм “Пар ат”ны
Кайсыбыз җырламаган.
Тукайны укып зур үстек.
Аерабыз ак-кара.
Тукайның якты мирасы
Гасырларга юл яра.
Файзуллина Гүзәлия Әнвәр кызы
Нурлат шәһәре, "Алсу" балалар бакчасы тәрбиячесе

Тукайлы төш
Бигрәкләр дә ошый инде
Әдәбият дәресләре.
Уйлата, хыялга чумдыра
Хикмәтле әсәрләре.
Балачакның һәр мизгеле
Әкиятләр белән өртелгән.
Татлы уйлар диңгезендә эреп,
Дәрестә үк йоклап кителгән.
Якты нурларын уйнатып,
Күзен кыскалый Кояш:
“Хыялларың чынга ашар, ди
Минем нурларны тоткач.”
Тактага эленгән рәсемдә
Тукай абый миңа елмая.
Класста Шүрәле дулап йөри:
“Былтыр, - дим ,син кая?”
Шүрәле артында, имеш,
Көлеп тора Су анасы.
Сөйли үзе әкиятләр -
Шаккатып тыңлый барчасы.
Кинәт кенә, сикереп, тәрәзәдән
Керде Сандугач, Карлыгач.
Барлык бала кул чапты,
Алар җырлый башлагач.
Хәтта Кәҗә белән Сарык та
Коридорда йөриләр икән.
Берсе директор,икенчесе завуч
Булырга телиләр икән.
Янымдагы партадашым
Гали исемле, имеш.
Сыйланып утыра Кәҗәсе -
Парта астына утырган килеш.
Шулчак кисәк уянып киттем
Сандугачның шат авазына.
Сандугач тавышы түгел икән:
Кыңгырау чыңлавы ла!
Көлделәр классташларым.
Төшемне сөйләп биргәч.
Бары укытучым гына миңа
Бирде акыллы киңәш.
Яз, диде, шушы төшеңне
Син матур шигырь итеп.
Укырсың бераз олыгайгач,
Сакла истәлек итеп.
Ничек була, шулай яздым.
Бәяләүне тапшырам Сезгә.
Яза-яза,бәлки, остарырмын -
Үзегез күрерсез әле менә!
Тукай кебек бөек шагыйрь
Була алмаммы, дим, киләчәктә.
Уртача шагыйрә булып әлегә
Йөреп торам мин мәктәптә.
Кәримова Гөлия
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы

Иң матур тел
Иң матур тел, минем тел,
Тукай абый сөйгән тел.
Сихри әкияләрен укып
Туймаган әле һичкем!
Мультфильмнар карыйбыз,
Шигырьләрен укыйбыз.
Аның әсәрләренә
Рәсемнәр дә ясыйбыз.
Матур кичәләр үтә,
Тукайның хөрмәтенә.
Һич көчен җәлләмәгән,
Милләте хезмәтенә.
Без - киләчәге дөньяның,
Тукайның оныклары.
Телебезне сакларбыз,
Яуларбыз бар дөньяны!
Сагындыкова Лилия, 3б сыйныфы укучысы
Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге, җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Тибрәнә Тукай моңы
Яз килә, тамчылар тама,
Тибрәнәм күк бишектә.
Матур аһәңнәр булып,
Тукай моңын ишетәм.
Ишетелә Кырлай җыры,
Карлыгачлар җырында.
Тибрәнә Тукай моңы,
Кояшның нурларында.
Апрель саен киләбез
Без Тукай һәйкәленә
Дога кылып, чәчәк куеп,
Аның якты истәлегенә.
Илһам чыганагы булып яши,
Тукай безнең күңелдә.
Юл күрсәтә маяк булып,
Яктырта ул һәр көн дә!
Гатиятуллина Зилә, 3б сыйныфы укучысы
Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге, җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.