Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тукай һәм мин

Укытучым Тукай абыйның “Исемдә калганнар” әсәрен укырга бирде...

                               

Укытучым Тукай абыйның “Исемдә калганнар” әсәрен укырга бирде. Эчтәлеген тулысынча аңлап бетерә алмадым кебек, уйга калдым, әти-әнием белән дә сөйләштем.

Әтием: “Әйбәтләп аңлар өчен үзеңнең балачагыңны аныкы белән чагыштырып кара,” – диде.

Чагыштырып карадым...

Ул ятим үскән, әллә ничә гаиләдә яшәгән. Тик кайда гына яшәсә дә, матурлыкны да күргән, халкын да яраткан. Чирләренә бирешмичә, матур әсәрләр язган...

Ә мин?

Әти-әнием янында яшим, әби-бабаларым да исән, абыем белән апам да бик ярата мине. Матур, якты мәктәптә укыйм. Тукай абый каурый белән язган шигырьләрен. Ә мин компьютер белән эшли беләм...

Мин бит татар кызы, ә Тукай абый – татар улы. Аның турында күбрәк өйрәнермен, “Исемдә калганнар”ын да аңлармын.

Үзем турында, бәхетле балачагым турында язармын. Кадерле кешеләремне дә онытмам.

Таңсылу Хәйбиева,

Актаныш районы, Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев