Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тукай һәм яз бергә атлый... (Укучыларыбыз иҗаты)

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты:АкрошигырьТукай - бөек шагыйребез,Улы татар халкының.Көрәшкән ул милләт өчен,Агарткан халык аңын.Йөрәгенә сеңдергән ул,Гасырларн...

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты:
Акрошигырь
Тукай - бөек шагыйребез,
Улы татар халкының.
Көрәшкән ул милләт өчен,
Агарткан халык аңын.
Йөрәгенә сеңдергән ул,
Гасырларның тарихын,
Аңлаган барлык зарын!
 
Яз һәм Тукай
Менә яз килде,
Карлар да эреде.
Тургай җырлары
Җиһанга иңде.
Апрель җырында,
Кояш нурында,
Тукай моңнары
Бизи таңнарны.
Күңел шатлана,
Язга таң кала.
Тукай иҗатын
Белә  һәр бала!
 
Язгы матурлык
Кояш нурлары уйный,
Карны эретә.
Умырзая  да калка,
Урман яшәрә.
 
Кояш нурлары уйный,
Кошлары сайрый.
Илаһи матурлыкта
Күңелем җырлый.
 
Кояш нурлары уйный,
Табигать балкый.
Сихри моңнарга чумып,
Яз җырын җырлый.
Газизуллина Азалия, 4 В сыйныфы укучысы


Язгы кәеф
Яз килә, җырга күмеп,
Сайрый кошлар моңланып.
Яз килә, чәчәк сибеп,
Карыйм шуңа сокланып.
 
Яз килә, дәртләр биреп,
Уяна  дөнья шатланып!
Кояш карый куанып,
Тамчылар бии елмаеп!
Насырова Элина, 3 Б сыйныфы укучысы


***
Чәчәкләр үсә язгы урманда,
Әтием белән бардым мин анда.
Матурлыгына хәйраннар калдым,
Күңелемә саф илһамнар алдым.
 
Урман яшәрә, кояш елмая,
Ап-ак чәчәкләр язгы урманда.
Бу матурлыкка күңелем шатлана,
Кошлар да сайрый: язга куана!
Асылгәрәева Риана, 4 В  сыйныфы укучысы


***
Безгә дә кил син, кояш!
Җылыт, син, бу дөньяны!
Күгебез булсын аяз,
Чәчәккә күмелер яз!
 
Безгә дә кояш килде,
Яз кояшны яратты.
Болыннар чәчәк атты,
Кошларын да сайратты!
Рафикова Алина, 4 В  сыйныфы укучысы


Матурлыкның бер мизгеле
Нинди гүзәл болын,
Гүя яшел диңгез.
Аның чәчәкләре,
Матурлыгы чиксез!
 
Яшен яшьнәде,
Кинәт күк күкрәде.
Чәчәкләргә сеңде
Яңгырның яшьләре.
 
Кояш күз сирпеде,
Сөенде бар дөнья.
Салават күпере
Тибрәлә болында.
 
Матурлык мизгеле,
Күңелдә уелды.
Искиткеч гүзәллек
Хәтергә куелды.
Бакирова Миләүшә, 4 А  сыйныфы укучысы


Кояш күк Тукай
Кояшның елмаюы
Хисләремне уята.
Яңа өметләр биреп,
Гүзәл матур таң ата.
 
Кояшның елмаюы
Дөньяларны балкыта.
Егерме алтынчы апрель –
Бар җиһанны җылыта.
 
Тукай абый, рәхмәт сина,
Илһам бирдең син безгә.
Балалар елмаюы
Синең изге күңелдә.
 
Тукай абыйга рәхмәт,
Бизи безнең тормышны.
Халык бәхете өчен
Бирешмәде, тырышты.
Закирова  Әдилә, 4 В сыйныфы укучысы


***
Күңел кошым ник сайрамый диеп,
Өзгәләнеп лә күпме  җырлыйлар?!
Аңламаган икән яшь күңелем,
Җырлый, сыкрый, үксеп елый да.
 
Иң җылы сүзләрне эзли күңел,
Шигырь язам дип Бөек Тукайга.
Язгы көләч, җылы кояш кына
Тудыргандыр сине җиһанга!
 
Апрель аеның күркәм кичендә
Шатлык иңгән ана күңеленә.
Балакаена авырлыкларның
Белмәгәндер төшәсен иңенә.
 
Җилдәй җитез үткән гомеркәе,
Язмышына һич ялынмаган.
Кылычтан да үткен сүзе булган,
Милләтен ул һәрчак яклаган.
 
Бөек кешеләр  озак яшәмиләр,
Даһиларның гомерләре кыска.
Кырыс язмыш белән көрәшәләр,
Гомерен жәлләмичә керә утка.
Иванова Нина, 7 В сыйныфы укучысы


Иң матур тел

Иң матур тел, минем тел,
Тукай абый сөйгән  тел.
Сихри әкияләрен укып
Туймаган әле һичкем!
 
Мультфильмнар карыйбыз,
Шигырьләрен укыйбыз.
Аның  әсәрләренә
Рәсемнәр дә ясыйбыз.
 
Матур кичәләр үтә,
Тукайның хөрмәтенә.
Һич көчен җәлләмәгән,
Милләте хезмәтенә.
 
Без - киләчәге дөньяның,
Тукайның оныклары.
Телебезне сакларбыз,
Яуларбыз  бар дөньяны!
Сагындыкова Лилия, 4 Б  сыйныфы укучысы


Тибрәнә Тукай моңы

Яз килә, тамчылар тама,
Тибрәнәм күк бишектә.
Матур аһәңнәр булып,
Тукай моңын ишетәм.
 
Ишетелә Кырлай җыры,
Карлыгачлар җырында.
Тибрәнә Тукай моңы,
Кояшның нурларында.
 
Апрель саен киләбез
Без Тукай һәйкәленә
Дога кылып, чәчәк куеп,
Аның якты истәлегенә.
 
Илһам чыганагы булып яши,
Тукай безнең күңелдә.
Юл күрсәтә маяк булып,
Яктырта ул һәр көн дә!
Гатиятуллина Зилә, 4Б сыйныфы укучысы


Язлар җитә...             
Язлар җитә...Җилләр көч ала,
Үксеп елый-елый китә кар.
Бер дә бирешәсе  килми аның,
Гуя җирдә яшерен сере бар.
 
Яшерәсе килә аның ак юрганга,
Кайберләрнең начар эшләрен.
Кар эри дә, гуя бәреп чыга,
Җир-ананың ачы яшьләре.
 
Гөрләвекләр булып ага күз яшьләре,
Кайберләрнең мәнсезлегеннән.
Карагызчы, бөтен дөнья чүп-чар,
Бу шакшылык каян безгә килгән?!
 
Карлар киткәч, җилләр бар көченә,
Шул чүпләрне яшерергә тырыша.
Ә “кайберләрнең” моңа исе китми,
Юлын дәвам итә, күрмәмешкә салыша.
 
Яңгыр дәшә, Җир-ананың кызы,
“Пычратмагыз Җирне, кешеләр!”
Ай һәм кояш, җир, су   - бар да,
Гуя безгә шулай дәшәләр.
 
Ишетегез Җир-ананың зарын,
Пычратмагыз аны, кешеләр!
Табигатьтә һәрнәрсә үз урынында,
Бердәм, тату булып яшиләр...
 
...Кечкенә бер тырма тотып кулына
Сабый чыкты капка төбенә.
Әллә ишетеп, әллә күңеле куша,
Шаклар катып урам чүбенә.
 
Үтеп баручылар мактый аны:
“Алла ярдәм бирсен!”, диеп сөенә.
Сабый эшли, сабый тырыша,
Чисталыкка җирне төрергә.
 
Үтеп баручылар, ташламагыз чүпне,
Олылагыз сабый хезмәтен!
Чүпнең дә бар бит үз урыны,
Җир- анага күрсәт хөрмәтең!
Кашапова Диләрә, 7В сыйныфы укучысы


Каршылыклар аша йолдызларга    
Йолдызлар һәм без, нинди ерак ара,
Һәрберсе бит балкый үзенчә.
Кайсы таң атканны көтеп яна,
Кайсы төнне бизи сүнмичә.
 
Ә кайсысы атылып, җиргә иңә,
Гүя урыны кешеләр янында.
Ихтыярлы, саф күңелне сайлап,
Кабат яши кеше җанында.
 
Җирдә туа шулай йолдызлар,
Киң күңелле, күркәм, сабырлар.
Каршылыклар, авырлыклар үтеп,
Зур үрләрне алар яулыйлар.
 
Бирешмичә һичбер киртәләргә,
Ныклы, сынмас корыч адымнар.
Илне бизи, җирне нурга күмә,
Безнең янда җанлы йолдызлар!
 
Балкып яныйк!                                            
Кемгә күпме гомер биреләдер,
Ә мин тиңлим аны утларга.
Кемдер гомер буе пыскып яна,
Сүлпән яши, җитә туксанга.
 
Ә кайсысы яшен тизлегедәй,
Аҗагандай балкып бер яна!..
Ә бит аңда пыскып янган түгел,
Көчле янган утлар саклана.
 
Апрель иртәсендә туган Тукай,
Халкы өчен юлын башларга.
Дөрләп янган, гомере булган кыска,
Тиңлим аны язгы балкышларга.
 
Чәчәкләрне сөйми торган кеше,
Гомере буе яши аһ-зарда.
Илнең, җирнең матурлыгын күрми,
Ник яшидер шушы җиһанда.
 
Курыкма син, балкып бер янып ал,
Он(ы)тылырмын диеп уйлама.
Каләм-дустың, ут –коралың булсын,
Кирәк булса илең сакларга!
 
Яшә! Көрәш! Балкы! Ут булып ян!
Гөлкәйләрне килеп бер назла!
Тукай әнә кояш булып балкый,
Чәчәкләргә күмелә һәр язда!
Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев