Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Укучыларыбызның Тукайга багышланган шигырьләре

"Сабантуй" почтасыннан

Тукайга

Йөрәгемдә шатлык кайнаганда,

Күктә сандугачым сайраганда,

Мәңге сызмас моңлы сазын көйләп,

Күңелемә минем Тукай килә.

 

Язмыш куйса иркем белән уйнап,

Канатларым кыскартырга уйлап,

Ирек көен, хөрлек көен көйләп,

Күңелемә минем Тукай килә.

 

Баш очымда болыт куерганда,

Йөрәгемне хәсрәт суырганда,

Моңга-назга тулы көйләр көйләп,

Күңелемә минем Тукай килә.

 

Рәхмәт сиңа, Тукай, бу дөньяга

Мәңге шиңмәс гөлләр сипкән өчен,

Халкым күңелен бизәп киткән өчен,

Ирек сөяр, моңлы иткән өчен.

Альмира Гайнетдинова,

Яр Чаллы шәһәре 50 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Җитәкче:Нәҗипова Зөлфия Равил кызы.

 

Төштә миңа, никтер, Тукай килде...

Төштә миңа, никтер, Тукай килде,

"Ишекне ач", – диеп эндәште.

Өнме соң бу, әллә төшме, диеп,

Хисләр белән уйлар серләште.

 

“Ишек ачык, керегез, кер!”- диеп,

Куллар болгап, аңа мин дәштем.

Каушап калдым, Тукаебыз ич бу!

Үз-үземнән хәтта көнләштем...

 

Горур атлап түргә узды Тукай,

Күзләр белән күзләр күреште.

Сүзсез серләшүләр була икән,

Күзләр сөйләшергә кереште.

 

Төш өзелде. Тукай түрдә калды.

Карашында сагыш, борчу бар.

Ул халкының йөрәгендә  яши,

Бөек Тукай дигән исеме бар!

Асылгәрәева Риана,

Яр Чаллы, 41 мәктәп, 6 “Е” сыйныфы укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев