Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Укытучыма

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе укучылары Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәренә тәбрикләү сүзләре җибәргән. Күпме ярату һәм хөрмәт аларда!

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе укучылары Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәренә тәбрикләү сүзләре җибәргән. Күпме ярату һәм хөрмәт аларда!

Укытучы – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучы, минемчә, матур, хуш исле гөл кебек. Гөлнең эше күп: җирдән дым алып, кояшка омтылып яши. Укытучы да бар күңелен, көчен, бар вакытын безгә багышлап, безне шатландырып яши, иҗат итә.

Хөрмәтле укытучыларымны бәйрәм белән котлыйм!

Муса Мөхәметдинов

 

Укытучы һәрвакыт балаларга ярдәм итә. Ул һәр баланы язарга, укырга өйрәтә. Укытучы булу җиңел түгел. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

Укытучыларыма рәхмәт әйтәм һәм уңышлар телим.

Илиза Сәетгәрәева

 

Бүгенгедәй хәтеремдә: укытучы апабыз безне "Балаларым!" – дип каршы алды. Аның җылы карашыннан нурлар сибелгәндәй булды. Ул һәрвакыт безне белемле, тәрбияле итәргә тырыша. Рәхмәт аңа! 

Әмир Авзалов

 

Иң мәгънәле һәм хөрмәтле,

Иң катлаулы һәм кирәкле,

Һәр сабыйга юл ачучы –

Укытучы һөнәре!

Сезгә сабырлыклар телим

Авыр хезмәтегездә.

Яшәгез сез якыннарның

Кадер һәм хөрмәтендә.

Зилә Хуҗина

 

 

Укытучы – тынгы белмәс шәхес,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларны уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Илмир Саттаров

 

Мактауларга лаек укытучы,

Ул бит безгә белем бирүче.

Белем чишмәсенең үзе бит ул!

Һәрберебезне аңлый белүче!

Алмир Миннәхмәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    РЭХМЭТ!