Яңа ел күңелле үтте
28нче декабрь көнне Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль мәктәбендә бик матур бәйрәм булды. Аны безгә Бишмунча авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк итте. Эчтәлекле, кызыклы тамаша укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шундый бәйрәм оештырулары өчен Бишмунча авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл мәчетенә мәктәп коллективы, ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.