Яңа ел теләкләре

Яңа ел килсен шатлык алып,
Яшиселәр килә рухланып.
Сәламәтлек белән каршылыйк
Һәр туасы көнне, таң калып.
Яңа ел килсен бәхет алып,
Яшик әле бергә куанып.
Саф теләкләр белән чистартыйк,
Бетмәсен күңелебез каралып.
Яңа ел килсен саулык алып,
Яшәр өчен безгә дәрт табып.
Авырлыклар үтәр... Көрәшик,
Яшәмикче бары зарланып!
Әдилә Закирова,
Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.