Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбеннән яңалыклар тулы хат.

Һәр ел саен мәктәбебездә “Кошлар көне” үткәрелә. Быел да сыерчык оялары ясау буенча бәйге оештырылды. Укучылар ясаган оялар мәктәп яны тәҗрибә участогындагы агачларга урнаштырылды. Иң шәп сыерчык оялары Идрисов Самат ( 1сыйныф ), Хамадуллина Камилә (3 сыйныф ) һәм Ахметов Рушанныкы ( 6 сыйныф) иде. 2 урында – Нургалиева Азалия (1сыйныф ), Саттаров Тимур (2 сыйныф), Мухаметдинов Муса (5 сыйныф), Миннахметов Алмир (5 сыйныф ), Ахметова Румия (6 сыйныф), Локманов Илвир (6 сыйныф), Саттаров Ильмир (5 сыйныф ). 3 урында –Шакирҗанов Радмир (4 сыйныф), Зәкиев Раяз (1 сыйныф), Зәкиева Мәрьям (2 сыйныф), Зәкиев Ризван (3 сыйныф), Мухамадиева Адилә (2 сыйныф), Гильфанова Миләүшә (5 сыйныф), Авзалов Әмир ( 5 сыйныф ).

* * * 

11 апрель көнне мәктәбебездә биология-химия атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән КВН булды. КВН барышында укучылар кошларга багышланган викторинада катнашты, тест сорауларына җавап бирде, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Бәйге барышында “Кызылтүшләр” командасы (6 сыйныф) – 1 урынга, “Аккошлар” командасы (5 сыйныф) – 2 урынга лаек булдылар. Укучылар бу бәйгедә кошлар турында белемнәрен тагын да ныгыттылар, күп мәгълүматлар алдылар. 

* * *

15 апрель  көнне  мәктәбебездә  7-8  сыйныф  укучылары  арасында  география  фәненнән “Тамчы-шоу” интеллектуаль  уены  булды. Интеллектуаль  уен  3  тур  буенча  үткәрелде. Командаларга  1 турда  10 ар  сорау  бирелде, 2 турда  командалар  тест  биремнәрен үтәделәр, 3 тур  тел  турында  мәкаль  һәм  әйтемнәргә  багышланган  иде. Нәтиҗәдә  “Меркурий”  командасы ( 8 сыйныф ) – 1 урынга,  “Җир” командасы ( 7 сыйныф ) - 2 урынга  лаек  дип  табылды. “Тамчы-шоу” интеллектуаль  уенын география  укытучысы  Гыйльфанов  Фидус  Нәрфис улы  үткәрде. 

* * *

Биология  атналыгы  кысаларында, республикабызда киң  колач  алган “Үсеш  ноктасы” үзәгенә  нигезләнеп,  мәктәбебездә  13  апрель  көнне  күргәзмә  оештырылды. Күргәзмәдә гербарийлар, юеш  препаратлар, җимеш  һәм  орлыкларның коллекцияләре  һ.б  бар  иде. Укучылар  күргәзмәдән  күп  кызыклы  мәгълүмат алдылар, кызыксынып тыңладылар.

* * *

Көрәш – ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Актанышның “Батыр” спорт комплексында яшь көрәш батырлары мәйдан тотты. Ярыш Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов призына оештырылган иде. Биредә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм бик матур көрәштеләр. Шәхси беренчелектә 28 кг авырлыкта Рушан Әхмәтов – 1 урын, 30 кг авырлыкта Айнур Әгләмов – 3 нче урын, 32 кг авырлыкта Раил Ибраһимов 3 урын, 36 кг авырлыкта Илфир Хөҗҗәтов 2 нче урын, 65 кг авырлыкта Гадел Бәдрәшитов 2 нче урын яуладылар, грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Махсус “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә грамота һәм акчалата премиягә 75 кг авырлыкта көрәшүче Камил Рахматуллин ия булды.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Яңа Әлем мәктәбе командасы 1 нче урын алды. Укучыларны һәм тренерларыбыз Ришат Нургалиев, Илфир Анваров (Илфир Хөҗҗәтовның тренеры) әлеге җиңү белән котлыйбыз!

Әлфия Авсахова,

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Каурый каләм” түгәрәгендә шөгыльләнүче 8 нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев