Ямьле көз

 

Көз – моңсу, диләр,

Ә миңа – ямьле.

Алай гына түгел,

Хәтта күңелле.

Алтын нәкышлар

Бизи күңелне.

 

Кошлар китсә дә,

Җилләр иссә дә,

Уфтанмыйм бер дә.

Ашкынам мәктәпкә,

Дусларым мине көтә.

Күңелләр җилкенә.

 

Көз – ямансу, диләр,

Юк, каршы киләмен.

Яфраклар биюен

Бик матур күрәмен.

Шуларга кушылып,

Вальс та биимен.

Көз – ямьле диямен!

 

Алинә Хәбибуллина,

Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 6 «Г» сыйныфы укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 100 еллык юбилейга – 100 хәбәрче Иҗатчы балалар күбрәк булсын дип, «Сабантуй» журналы редакциясе гыйнвар аеннан журналистика белән кызыксынучы язылучылары өчен онлайн-мәктәп ача.
    101
    0
    0
  • Бүләк Шәлегә барып җитте! “Минем мәктәп” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче – Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбенең 4 "Б" сыйныфы укучысы Аяз Газимов.
    211
    0
    2