Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яшел почмак

Балтач районы Субаш төп белем бирү мәктәбендә «Яшь эколог» түгәрәге гөрләп эшли.

 

Балтач районы Субаш төп белем бирү мәктәбендә «Яшь эколог» түгәрәге гөрләп эшли. Ул укучыларны тере табигатькә якынайту, тере организмнарга карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру, аларны кайгырту, укучыларда экологик культура булдыру максатыннан үткәрелә. Биология кабинетының тере табигать бүлегенә декоратив куян, ташбака, әкәм-төкәмнәр алынды. Укучылар бик теләп аларны кайгырталар: ашаталар, чисталыкларын карап торалар, аларның үз-үзләрен тотышын күзәтәләр.

Һәр сыйныфта төрле культураларны үрчетү максатыннан, бизнес-проектлар эшлиләр. Мәсәлән, 5 нче сыйныф укучылары укроп, петрушка үсентеләрен үстереп саттылар. 6-7 нче сыйныфлар гөлләр үстереп, авыл халкын яңа гөл үсентеләре белән тәэмин иттеләр.

Ә 8 нче сыйныф укучылары менә инде өченче ел рәттән кыяклы суган үстереп, аны дөрес итеп төреп, мәктәп коллективына һәм авыл халкына саталар. Бу шөгыль аларга саллы гына керем дә китерә.

Түгәрәктә шөгыльләнү укучыларга бик кызыклы, мавыктыргыч та, шул ук вакытта зур игътибар, тырышлык, билгеле бер тәртиптә эш башкаруны таләп итә. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү сөендерә, уку барышын тагын да күңеллерәк итә, табигатькә якынайта!

Лилия Асхатова, түгәрәк җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев