Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яз җиткән!

Актаныш районыннан шигъри сәлам

Яз

Яз җиткәнен хәбәр бирә

Сыерчыклар, каргалар.

Сыерчыкларга күп итеп

Әзерлибез оялар.

 

Карлар эри әкренләп,

Якты кояш нурында.

Без дә аңа сокланып

Яшибез җир йөзендә.

Иркә Локманова,

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы

 

Сыерчыгым

– Сыерчыгым, килдеңме,

Яз килгәнен сиздеңме?

Ямьле, җылы яз килде,

Кояш нурларын сипте.

 

– Мин дә көттем бик озак

Язгы матур көннәрне.

Киң диңгезләр аша кайттык,

Сагындык өебезне!

Раяз Зәкиев,

Актаныш районы Яңа Әлем төп гомүми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы

                        

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев