Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Язны яратасызмы?

Яз көне бар табигать уяна, яшәреп китә. Шуңа да, мин аның килүен түземсезлек белән көтеп алам. Ә сез язны яратасызмы?

      Менә ямьле яз җитте. Көннәр җылына башлады. Кояш безнең бит очларыбызны назлырак иркәли, күзләрне ачарга ирек бирми. Ул җирдә ялтырап яткан суларны җемелдәтә.

     Җылы яктан кошлар әйләнеп кайта. Аларның моңлы, назлы җырлары һәркайдан ишетелә. Агачлар тиздән ямь-яшел күлмәкләрен киярләр. Әнә, сыерчылар, шат авазлар чыгарып, үзара гөрләшәләр. Ишетәсезме?!

     Яз көне бар табигать уяна, яшәреп китә. Шуңа да, мин аның килүен түземсезлек белән көтеп алам. Ә сез язны яратасызмы?

 

Алия Нурмөхәмәтова,

Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырасыз, молодцы!