Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Алмалы пирог

Бик тәмле алма пирогын пешереп карагыз әле!

Кеше организмы өчен алманың файдасы санап бетергесез. Ул витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай. Көнгә кимендә бер-ике алма ашарга кирәк, ди белгечләр. Алмадан нәрсә генә ясамыйлар. Аны киптерәбез дә, как та коябыз, кайнатмасын да ясыйбыз, согын да чыгарабыз.

         Алманың үзен генә түгел, ә яфракларын да кулланырга мөмкин. Салкын тигәннән, тамак авыртканнан, ютәлдән һәм тир чыгару өчен киптерелгән алма яфраклары төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Ютәлне һәм тамак авыртуын шулай ук алма чәе яисә төнәтмәсе эчеп дәвалап була. Ә алма төшендә кеше сәламәтлеге өчен бик тә кирәкле матдә – йод бар. 3-4 алма  төше ашап организмга кирәкле көндәлек йод нормасын алырга була икән.

         Шулай ук алмадан  менә дигән камыр ризыклары пешерергә дә була. Бик тәмле алма пирогын пешереп карагыз әле!

 

Кирәк була:

3 йомырка

1 стакан шикәр комы

1 кап камыр көпшәкләгеч

1 кап маргарин

1 кап ванилин

аз гына тоз

он

5-6 алма

 

Эш тәртибе:

Маргаринны эретеп, 3 йомырка сарысы, 0,5 стакан шикәр комы, он, тоз, камыр көпшәкләгеч, ванилин кушып, уалучан камыр басабыз.  Аның 1/3өлешен туңдыргычка куябыз. Калганын кул белән тигез итеп табага җәябез. Өстенә алма уабыз. Калган 0,5 стакан шикәр комын йомырка агы белән туглыйбыз. Аны алма өстенә агызабыз. Пирогның өстенә туңдыргычтан алынган камырны эре угычтан уып сибәбез. Пирогны 180 Ска кадәр кызган мичтә 30-35 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев