Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Чәй янына рогаликлар

Якыннарыгызны баллы чәй ризыгы белән сыйлагыз әле.Ингредиентлар:— 250 г майсыз эремчек— 200 г атланмай яки маргарин— 3 стакан он— 1 йомырка— 1 чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода— 2 аш кашыгы...

Якыннарыгызны баллы чәй ризыгы белән сыйлагыз әле.
Ингредиентлар:
— 250 г майсыз эремчек
— 200 г атланмай яки маргарин
— 3 стакан он
— 1 йомырка
— 1 чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода
— 2 аш кашыгы шикәр комы
— 0,5 кап ванилин
— 150-200 г мармелад
— өстенә сибү өчен шикәр оны.
Әзерләү процессы:
1. Төерсез эремчеккә йомшарган атланмай, йомырка, чәй содасы, шикәр комы һәм он кушып, камыр басарга. Аны 15 минут тотарга.
2. Аннан камырны тигез өлешкә бүлеп, 2-3 мм калынлыкта җәемнәр җәяргә. Түгәрәктән 12 өчпочмак кисәргә.
3. Мармеладны кечерәк кисәкләргә турарга. Өчпочмакның киң өлешенә мармелад кисәге куярга һәм көпшәсыман итеп төрергә.
4. Табаны майларга яки пешерү өчен куллана торган кәгазь җәяргә. 180 градуста 25-30 минут пешерергә. Рогаликлар өстен шикәр оны белән бизәргә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев