Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Эремчекле «сырок»

Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Тик күбебез эремчекне бик үк өнәп бетерми. Ә бу эремчекле, шоколадлы «сырок» телеңне йотарлык тәмле, әле файдалы да.

Кирәк булачак:
180 грамм эремчек;
60 грамм ак май;
25 грамм шикәр комы;
тәменчә ванилин;
1 кап (плитка) шоколад.

Әзерләү тәртибе:
Эремчек, май, шикәр комы, ванилинны салып блендер ярдәмендә туглыйбыз. Әзер массадан сыроклар формалаштырып, 1-2 сәгатькә туңдыргычка куябыз. Шоколадны эретеп, туңган сырокларны батырып чыгарабыз. Яңадан 30 минутка суыткычка куеп торабыз. Сыроклар әзер!

100 грамм сырокта – 12 грамм аксым, 16,5 грамм май, 9,5 грамм углеводлар бар. Ул сиңа 232 килокалория энергия бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев