Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Иртәнге ашка йомырка тәбәсе кыздырабыз: 7 кызыклы ысул

8 октябрь – Бөтендөнья йомырка көне

Иртәнге ашка йомырка тәбәсе - иң популяр һәм яраткан ризыгыбыз. Җайлы да, тиз дә, тәмле дә.

"Сабантуй" журналы яраткан ризыгыбызны матур да итеп пешерергә өйрәтә: моның 7 уңайлы оригиналь ысулы бар!

 

1. Болгар борычы эчендә йомырка тәбәсе

 2 йормырка
 1 зур болгар борычы
 Көнбагыш мае
 Тоз, тәмләткечләр

Борычны аркылы зур тугәрәкләр итеп кисәбез, орлыкларыннан чистартабыз. Май салынган табада кыздырып алабыз. Икенче ягына әйләндергәч, эченә йомырка салабыз.

 

2. Суган эчендә йомырка тәбәсе


 2 йомырка
 1 зур суган
 Көнбагыш мае
 Тоз, тәмләткечләр

Болгар борычы эчендәге йомырка тәбәсе кебек үк әзерләнә.

 


3. Тост эчендә йомырка тәбәсе


 2 йомырка
 2 тост өчен ипи
 Көнбагыш мае
 Тоз, тәмләткечләр

Тост өчен ипидә йомырка сыярлык уемнар ясыйбыз. Майлы табада бер яклап кына ипине кыздырып алабыз. Икенче ягына әйләндергәч, эченә йомырка салабыз. Әзер булганчы кыздырабыз.

 

 

4. Помидор эчендә йомырка тәбәсе


 2 йомырка
 2 каты зур помидор
 Тоз, тәмләткечләр

Әлеге тәбә духовкада пешерелә. Помидорның өстен кисеп, эчендәгесен чыгарабыз. Помидорлар савыт формасын алырга тиеш. Аларга йомырка салабыз, тоз, тәмләткечләр өстибез. Духовкага тыгып йомырка агы катыланганчы пешерәбез.

 

 

5. Йомырка агы "оясындагы" тәбә


 2 йомырка
 2 ипи кичәге
 Сыр
 Тәмләткечләр, тоз

Йомырка агын сарысыннан аерабыз. Сарысын ватмыйча гына алырга кирәк: алар безгә тулы килеш кирәк.
Йомырка агына тоз өстәп күбекләнгәнче болгатабыз. Сыр салабыз, тагын болгатабыз.
Формага фольга җәеп йомырка агыннан торган массаны "оя" формасында салабыз. Уртасына җайлап кына йомырка сарысын куябыз.
180-200 градуслы духовкада әзер булганча пешерәбез.

 

 

6. Гөмбә эчендә йомырка тәбәсе


 2 йомырка
 2 зур шампиньон гөмбәсе
 Тәмләткечләр, тоз

Гөмбәнең эшләпәсен аягыннан аерабыз, эченә йомырка салып, 180-200 градуслы духовкада пешерәбез. Өстенә сыр сибәбез, тәмләткечләр салабыз.

 

 

7. Авакадо эчендә йомырка тәбәсе


 2 йомырка
 1 өлгергән авакадо
 Көнбагыш мае
 Тәмләткечләр, тоз

Авакадоны урталай бүләбез, төшен алабыз. Уемнары кечкенә булса - зурайтабыз.
Формага авакадо, аның өстенә йомырка салып 180 градуслы духовкада пешерәбез.
Барлык рецептларны үзегезнең фантазиягез буенча үзгәртсәгез, камилләштерсәгез була. Янына яшелчәләр куегыз, сыр белән ашагыз, яшел тәмләткечләр өстәгез.

 

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев