Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Кабаклы кекс

Кирәк булачак: Камыр өчен: 4 йомырка, 200 грамм кабак, 1 әфлисун кабыгы, 120 грамм он, 50 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 20 грамм чикләвек. Крем өчен: 200 грамм каймак, 1 аш кашыгы бал.

Пешерү тәртибе: 

Йомырка белән шикәр комын яхшылап туглыйбыз. Шуңа он, камыр көпшәкләгеч, май өстәп, болгатабыз. Вак кыргычтан уылган кабак, әфлисун кабыгы һәм ваклап туралган чикләвекне салып, тагын бер кабат болгатабыз. Камырны табага бушатабыз һәм 180ºС ка кадәр җылытылган мичтә 30–40 минут пешерәбез. Кекс пешкән арада, каймак белән балны кушып, крем ясыйбыз. Аны пешкән кекс өстенә ягабыз, бераз чикләвек сибәбез.

 

100 грамм кекста 5 грамм аксым, 11 грамм май һәм 20 грамм углеводлар бар. Ул сиңа 198 килокалория энергия бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев